18 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында "Ефәк юлы" II Халыкара халык бию сәнгате фестиваль-бәйгесе үтте. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
"Халык биюен стильләштерү" номинациясендә "Глянец" бию коллективы (җитәкчеләр Хисамиев Венер Гайнетдин улы, Мортазина Зилә Азат кызы, концертмейстер Сәгыйтова Миләүшә Рамазан кызы) II дәрәҗә лауреат исемен яулады;
"Халык-сәхнә биюе" номинациясендә хореография бүлеге укучысы Алим Сабиров (җитәкчесе Хисамиев Венер Гайнетдин улы) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.