Рәхмәтнең әҗере
15 ноябрьдә Югары Мәтәскәдә яшәүче Фәризә Гаффаровага 90 яшь тулды. Район социаль яклау бүлеге белгече Миләүшә Фәттахова юбилярны котлап, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Аллаһы Тәгалә Фәризә апаны озын гомер белән бүләкләсә дә, шул гомеренә кадәр үз аякларына басып йөрү бәхете генә насыйп түгел — 7 ел инде урын өстендә авырып ята ул. Бүгенге көндә төп нигездә төпчеге Әнәс гаиләсе белән яши. Килене Дамирә кайнанасын бар күңел җылысын биреп тәрбияли. Халык мәкалендәгечә, киләчәкләренә үзләренә аш әзерли улы белән килене. Чөнки шушы йортта тәгәрәшеп үскән өч оныгы Фәризә апага булган кадер-хөрмәтне күреп яши. “Үзе дә гел балалар дип яшәгән әби ул, – дип сөйли Дамирә апа. – Без өйләнешкәндә Әнәс институтта көндезге бүлектә, мин читтән торып укый идек. Сессиягә киткәндә әни балаларны алып кала, тынычлап укып кайтабыз. Диплом якларга киткәндә, икенче баланы 13 көнлек килеш алып калды. Ике улыбыз әби канаты астында бар эшкә өйрәнеп үсте”. Килен кайнанасы белән 28 ел яши, дус-тату яшәүләренә, тормыш көтәргә өйрәтүенә кайнанасына рәхмәтле.
Гомере буе хезмәт белән яшәгән Фәризә апа. Урта мәктәпне Сеҗедә торып тәмамлаганнан соң, Балтачта зоотехниклар курсы бетереп кайта ул. Сугыш вакытында ирләр белән беррәттән урман кисә, окоп казый, сугыштан соң сарык та карый, ферма мөдире, зоотехник, склад мөдире, гади колхозчы булып эшли. Тормыш алып бару өчен өстәмәсен дә башкара: гозерләнеп килүче авыл халкына кием-салым тегә, яшелчә үсентеләре үстереп сата. “Без балачактан ук кәбестә, помидор үсентеләрен Фәризә ападан килеп ала идек. Алар тирә- якта бик күп кешене, авылларны тәэмин итеп торды. Бу йортта электән чын җир кешеләре яши”, – ди Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов.
Фәризә апа 1949 елда авылдашы Корбангалигә кияүгә чыга. Бәхетле никахтан дөньяга 9 бала туа. Тик икесе сабый чакта ук вафат була. Бүгенге көндә ананың 6 баласы исән-сау, шөкер, алар әниләрен 14 онык белән сөендереп, онык- лары да әбиләрен 14 оныкчык белән бүләкләгән инде. Тик бу бәхетне Корбангали абыйга күрү насыйп булмый, аның вафатына озакламый чирек гасыр була.
Урынга калганчы гел “балалар” дип яшәгән Фәризә апа. Кыш буе балаларына, кияү-киленнәренә оекбаш-бияләй генә түгел, кофталар да бәйләгән. “Нинди эшкә тотынса, шуны эшләде әни”, – ди Әнәс абый горурланып.
Йорттагы оныклары Дамир белән Рамилгә әби тәрбиясе тиешенчә эләксә дә, сеңелләре Әнисә әби куенында озак иркәләнеп утыра алмый, әбисе авырып китә. Тик күңелләре белән аңлашып яши алар. Әнисә вакыты булганда гел яраткан әбисе янында. Балачагында аның сөйләгән әкият-кыйссаларның йогынтысы булмый калмагандыр, кечкенәдән иҗат итәргә яраткан, Түбән Мәтәскә мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Әнисә Гаффарова бүген Туфан Миңнуллин, районыбыздагы Гариф Ахунов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты.
Фәризә апа әти-әнисенең өлкән баласы булып туа. Бүгенге көндә бертуганнарының 4се исән-саулар. Язмыш сынавымы — үз әнисе дә 6 ел урында ятып авырып дөнья куйган аның. Күңелең гел изгелектә, кешегә ярдәмчел булып яшәсәң дә, язмыш сынауларын узмый хәлең юк... Үз йортлары бусагасын атлап керүчегә чәй эчерми калмаган Фәризә апа балаларында да дөньяга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләгән. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Картлык көнеңдә синең өчен өзгәләнеп торучы балаларың булудан да зур бәхет бармы?!
Атна саен балалары җыелышып әниләре янына ашыга. Тәрбияләүчеләренә рәхмәт укып туя алмый. Хәлен белергә килүчеләргә Фәризә апа тутырып бер карый да, сәламәт күзеннән мөлдерәп сыңар тамчы яше чыга. Әнә шулай рәхмәтен җиткерә ул...
Розалия Зиннәтова