Штрафыңны түлә, тынычлап йокла

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Штрафыңны түлә, тынычлап йокла

13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр “Җәяүле юл кичүе” дигән чара үткәрелде. Атна дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр генә түгел, җәяүлеләрне уздырмаган транспорт белән идарә итүчеләр дә игътибар үзәгендә булды.

Чараның бер көнендә генә дә юл хәрәкәтен бозган җиде җәяүлегә беркетмә төзелеп, 500 сум штраф салынган. Әлеге җәяүлеләрнең берсе караңгыда шәһәр читендә юл кырыеннан яктылык кайтаручы элементсыз барган.

– Хәзер кичләр караңгы. Юл кырыеннан баручы жәяүлеләрне күреп бетереп булмый. Яктылык кайтаручы элементлар кешегә үзенең куркынычсызлыгы өчен кирәк. Аларны почта бүлекчәләреннән, китап кибетләреннән сатып алырга була, – диде юл–патруль хезмәте инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Аннан һава торышы да үзгәреп тора. Я яңгыр ява, я суытып, юлларда бозлавык ясый. Шоферлар моны аңлый, машиналары тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырып куйдылар инде. Кагыйдә буенча машинаның арткы тәрәзәсенә “Ш” дип язылган билге дә ябыштырылган булырга тиеш. Кайбер якларда ул булмаган өчен штраф та түләтәләр икән. Бездә әлегә кисәтү генә ясыйлар.

Җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт белән идарә итүчеләр саны алтыга җиткән. Аларга штраф суммасы хәзер 1500 сумнан 2500 сумга кадәр. Элек ул 1500 сум иде.

Исерек хәлдә руль артына утыручылар да очрап тора. Узган шимбәдә рейд вакытында Арчадан Балтач ягына баручы машинаны тоткарлаганнар.

– Шоферы аягында көчкә басып тора иде, – ди Фәнил Муллагалиев. – Безне күрүгә качып китте. Артыннан куып йөрергә туры килде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләмичә калып булмый, бу һәркемгә мәгъ- лүм. Әмма, шуңа карамастан, аны озак вакытлар сузып йөрүчеләр дә бар. Бар гына түгел, күп тә икән.

– Ноябрьнең 14 көнендә генә дә штрафларын түләмәгән 18 кешегә беркетмә төзелде. Арчадан берәү хәтта җиде штрафын түләмәгән, – ди юл–патруль хезмәте инспекторы. – Суд карары нигезендә аларга хәзер җәза бирелә: я икеләтә штрафларын түлиләр, я арест салына (ул очракта да штрафны түлисе). 18 кешенең өчесенә арест бирелде. Калганнары суд карарын көтә. Аннан соң да сансызланып йөрсәләр, эшне суд приставлары үз кулларына ала.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен килгән штрафлар буенча исәп–хисап ясарга 70 көн вакыт бирелә. 20 көн эчендә яртысын гына түләргә була. Иң яхшысы – шушы мөмкинлектән файдаланып калу.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International