Авылларны ничек сакларга?

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Авылларны ничек сакларга?

17 ноябрьдә Арчада авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер–министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, унбер район вәкилләре һ.б. катнашты.

Кунаклар үзәк мәйданда һәм район Мәдәният йортында безнең район эшмәкәрләре эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәләрне карадылар.

Аннан соң авылда эшмәкәрлекне үстерү, хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге, шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру темаларына түгәрәк өстәлләр үткәрелде.

Киңәшмәнең пленар өлешен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул авыл халкының активлыгын үстерүдә Арча районын уңай яктан билгеләп үтте. Әлеге киңәшмәнең биредә уздырылуы да очраклы хәл булмавын әйтте.

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләү сүзләреннән соң, районда бу юнәлештә башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 15668 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 5900е сыерлар. Шәхси ярдәмче хуҗалык- лар барлык ит һәм сөтнең – 30, бәрәңгенең – 60, яшелчә, йомырка, йонның 100 процентка якынын җитештерә. 370 хуҗалык – 3 һәм аннан да күбрәк сыер тота.

Кечкенә фермалар төзү программасы аеруча нәтиҗәле булды. 102 шәхси хуҗалык 16 млн. сумлык дәүләт ярдәме алды. Әлеге хуҗалыкларда сыерлар саны 330 башка артты.

 Соңгы өч елда 5 крестьян–фермер хуҗалыгы башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча – 9,9 млн., 4 гаилә фермасы 12,5 млн. сумга грантлар алды. “Лизинг–грант” программасы буенча 10,5 млн. сумлык грантлар алынды.

Бүгенге көндә районда 319 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән. Шәхси эшмәкәрләр – 1021. Кече һәм урта бизнесның барлык товар продуктындагы өлеше 28 процент.

Хәзерге вакытта төп юнәлеше авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү булган сәнәгать паркы төзелә. Әлеге проектны тормышка ашыру 300 эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында авыл халкының активлыгын арттыруның мөһимлегенә тукталды. Авылларда кеше азая, авыл картая. Бер ел сыер тотмаса кеше аны башка тотарга теләмәячәк инде. Шуңа күрә бер сыер асраган кешегә тагын берне асрарлык шартлар тудырырга кирәк.

Арткан продукцияне урнаштыру да мөһим. Киләчәктә һәр районда агросәнәгать парклары төзү күздә тотыла.

– Безнең бөтен программалар авыл кешесенә уңай шартлар тудыруга исәпләнелгән, – диде Ф.Мөхәммәтшин. – Һәм алар берсе дә кыскартылмады.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларына булышу өчен ел саен 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә. Шуның нәтиҗәсендә соңгы 20 елда беренче тапкыр сыерлар саны кимүдән туктаган, бераз артуы да көтелә әле.

Министр моннан соң шәхси хуҗалыкларга ветеринария хезмәте күрсәткән өчен субсидия алырга документлар җыеп йөрүнең кирәге калмаячагын белдерде. Бу акчалар ветеринария идарәләренә бирелә һәм алар тиешле хезмәтне күрсәтәчәк.

Соңыннан конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү булды. Алар арасында безнең районнан Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаил Фәхретдинов (“Терлекләрнең баш санын арттыруны тәэмин итү һәм терлекләрнең югары тыгызлыгын саклау” номинациясе), Казанбаш авылыннан Ранил Шакирҗанов (“Терлекчелекне үстерү буенча иң яхшы шәхси хуҗалык”), Мөндеш авылыннан Хәлим Гарипов (“Иң яхшы гаилә фермасы”) бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International