Әле кайчан гына кебек...

2017 елның 24 ноябре, җомга

Әле кайчан гына кебек...

Арча шәһәрендә яшәүче мөхтәрәм ветераныбыз Илдус абый Сәгъдиев белән аралашып торабыз. “Бер кызыклы хат алдым, аны озак еллар район газетасы редакторы булып эшләгән Шакир ага Гафаровның улы Ирек язган. Шакир абый Арчада педучилище директоры да булып эшләгән кеше бит. Ирек әтисенең архивыннан табылган бер документны җибәргән, аны музейга тапшыруны сораган. Ул газета өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйм”.Илдус абый еллар үтү белән саргая төшкән әлеге документны редакциягә дә алып килде. 1947 елның 14 мартында төзелгән акт ул. Училищеның элекке директоры Шакир Гафаров әлеге вазифага яңа билгеләнгән З.П.Табаровка хуҗалыкны тапшыра. Булган милек–байлыклар санап, исәп- ләп кәгазь битенә язып барыла. Шуларның кайберләре: “тапшыру көненә җаваплы кеше Гавриловта 20 километр- дагы урманда 80 кубометр утын һәм 3 километр ераклык- та 3 тонна торф ягулыгы исәп-ләнә. Хуҗалыкның үзендә ягулык юк. Терлекчелек: сыерлар 2 баш, уртачадан түбән көрлектә, бозаулар – 1, яхшы көрлектә, дуңгыз балалары – 1, уртача көрлектә, сарыклар – 6 баш. Тере тарту көче: атлар – 1 баш, уртачадан түбән көрлектә, аксый. Үгез – 1 баш, уртачадан түбән көрлектә.

Складта 266 килограмм бодай, 522 килограмм арпа, 100 килограмм солы бар. Тупас азыклар бөтенләй юк. Шуңа күрә 6 баш сарык килешү буенча 1947 елның көзенә кадәр колхозчыларга карауга бирелгән.

3 тонна бәрәңге өшегән, 4,5 тоннасы әйбәт хәлдә.

Автомашинага ремонт кирәк, подшипнигын төзәтәсе, радиаторын алыштырасы бар.

Училищеда 251 кеше исәп-ләнә, шуларның 132се гомуми торакта. Урын–җир белән тәэмин ителеш – 50 процент. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре – 30, 1нче сыйныфларда рус теле дәреслекләре – 30, тарих дәреслекләре – 40 процент. Калган предметларныкы китапханәдә бирелә.

15 укытучы бар, зур нагрузка белән эшлиләр.

Җил двигателе корылмасы госпитальдән кабул ителгән, авариядән соң төзек булмаган хәлдә...”

Әлеге юлларны укыйсың да, гаҗәпләнеп куясың: болар бар да 70 еллар элек кенә булган бит. Шундый шартларда да кешеләр белем алырга омтылган, ачлык–ялангачлык- лар, башка авырлыклар алдында югалып калмаган. Нәкъ менә шушы елларда биредә булачак күренекле язучыларыбыз Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов укыган.

Бөек Ватан сугышы елларында училище Үрнәк бистәсенә күчерелә, 1947 елда элекке урынына кайтарыла. Студентлар өстәл, урындыкларны Үрнәктән Арчага күтәреп ташыйлар.

Шакир Гафаров 1937 елда, Казан педагогика институтын тәмамлагач, Пермь татар педучилищесында укыта. Хатыны Разия апа биология укытучысы була. 1941 елда Шакир абый фронтка китә һәм 1946 елда гына кайта. Аны “Кызыл Татарстан” өлкә газетасына корреспондент итеп эшкә җибәрәләр. 1946 елның августында Арча педучилищесы директоры итеп билгеләнә. 1947 елның мартыннан Арчада район газетасы редакторы. Ул анда 1970 елда пенсиягә чыкканчы эшләде. Редактор булып иң озак – 23 ел эшләгән кеше ул.

Без Шакир абый, Разия апа белән күршеләр булып яшәдек. Ул шахмат уйнарга бик ярата иде. Җәй көннәрендә урамда, көннәр суыткач чиратлап бер–беребезнең өенә кереп уйныйбыз.

Моннан 70 ел элек мөһим документ булса, бүген тарихи ядкәр әлеге кәгазь битләре. Аларны саклаган Ирек Шакир улына, газета укучылар хозурына тәкъдим иткән Илдус абый Сәгъдиевкә рәхмәт!

Андый ядкәрләр газета укучыларыбызда да бардыр. Әйдәгез, шуларны район газетасы редакциясенә юллагыз әле. Без алар турында газета битләрендә язарбыз, кызыклыларын музейларга тапшырырбыз.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International