Дус сыйныфның серләре

2017 елның 24 ноябре, җомга

Дус сыйныфның серләре

Кызыклы исем, шулай бит! Арчаның 6нчы мәктәбендә, Казан арты мәгариф үзәгендә булып үткән бәйгенең исеме әнә шундый иде. Район мәктәпләре сыйныфлары арасында булды ул ярыш. Әти-әниләр белән бергә балалар һәм сыйныф җитәкчесе ярышты.

Бәйге үткән җомга һәм шимбә көннәрендә ике көн барды. Балалар, әти- әниләр, укытучылар мәш килде. Плакатлар, шарлар, театр костюмнары... – бар да эшкә җигелде. Чыгыш- ларны район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Шакирова җитәкчелегендә жюри бәяләде. Миләүшә Ниязовна:

– Әлеге бәйгедә бигрәк тә әти-әниләр комитеты эшен күрсәтә белергә кирәк, – дип аңлатты.

Һәр коллектив үзенчә тырышкан. Әти-әниләрнең дә сәхнәгә чыгып, балалар белән бергә класс бердәмлеген күрсәтә алуы мактаулы күренеш.

Кайсы әни белән сөйләшсәң дә:

– Без хәзер әти-әниләр күбрәк аралашабыз, – диләр. – Ватсап аша. Бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз, өй эшләрен уртага салып сөйләшәбез, аңламаган сорау булса, ярдәм сорап, ватсапка язып салабыз. Берәр төрле чара үткәрәсе булса, анда да читтә калмыйбыз. Бергәләп костюмнар әзерлибез һ.б. Сыйныф белән бер гаилә булып бетәбез.

Ә балалар:

– Әти-әниләр белән чыгыш ясавы безгә күңелле, – диләр.

Хәзер таләп зур шул. Чараларны җиренә җиткереп үткәрергә кирәк. Киеме, сөйләме, уйнавы дигәндәй...

Чыннан да, дус сыйныфның серләре нидә? Сәхнәдә чыгыш ясаучы коллективлар бу серне төрлечә аңлатырга тырыштылар. Яңа Кишет мәктәбенең 7 сыйныф укучылары дуслыкның бер юлын табигатьне саклауда күрә. Сәхнәдә әти-әниләр, балалар, укытучылар, чишмәләрне рәтләп, чүплектән арындырдылар. Соңыннан сценарийны төзегән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурания Габдрахманова белән сөйләштек.

– Бүген чыгыш ясаган Диләрә Хафизова җитәкчелегендәге 7 сыйныф иң активлардан санала, – дип сөйләде ул. – Нинди чарага тотынсак та – алар беренче!

Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбе җомга көнне чыгыш ясады. Алар һәрвакыттагыча үзенчәлекле чыгышлары белән аерылып тора. Сценарийны да кызыклы итеп төзегәннәр. Журналистка сыйныфларының бердәмлек серләрен берничә күренештә аңлаттылар. Әниләр генә түгел, әтиләр дә чыкты сәхнәгә. Сере гап-гади икән: әти-әниләрнең балалар, сыйныф җитәкчесе белән аңлашып, кулга-кул тотынып эшләве. Бәйгедә катнашкан 7Б сыйныф җитәкчесе Регина Хәкимовадан:

– Ни өчен нәкъ менә сезнең сыйныфны сайладылар? Бәйгедә катнашырга дип әйткәч сөендегезме, әллә..? – дип сорадым.

– Сөендек, – дип җавап бирде Регина Алексеевна. – Димәк, коллектив безне лаеклы дип тапкан. Ә сценарийны үзебез төзедек.

Арча 2нче мәктәбенең Рәмзилә Хәбирова җитәкчелегендәге 8А сыйныфы чыгышы шулай ук үзенчәлекле иде. Егетләр кадетлар, кызлар барабанчылар киемнәреннән, барабаннар кагып, матур итеп чыгыш ясадылар. Балалар әти-әниләре белән бергәләп, нинди һөнәр сайларга, дигән сорауга җавап эзләделәр.

 Нәтиҗәләр түбәндәгечә: Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәп – 1нче, Лесхоз һәм Шушмабаш мәктәпләре – 2нче, Арчаның 2нче мәктәбе һәм Наласа мәктәпләре коллективлары 3нче урынны алды. Җиңүчеләрне республика күләмендәге ярышлар көтә.

Әлфия Сәгыйтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International