Шашкачылар ярышты

2017 елның 24 ноябре, җомга

Шашкачылар ярышты

“Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында “Ладья” шахмат клубында шашка буенча ярышлар булды.

Анда Гөлинә Низаметдинова, Рифат Борһанов (“Арча КСМ”ы ширкәте), Фагыйлә Борһанова, Фәнис Мөхәммәтшин (“Арча” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе), Алинә Сәлимҗанова, Сөләйман Галиуллин (Ашытбаш), Зөлфия Шәйхетдинова, Алмаз Хисмәтов (Арча агросәнәгать көллияте), Хәсибә Гатауллина, Илдус Сәгъдиев (район ветераннар советы), Ләйсән Хафизова, Ягъфәр Шәмиев (Арча педагогика көллияте), Данил Рәхимов (нотариаль контора), Ральфик Имамиев (халыкны социаль яклау бүлеге) катнашты. Судьялар – Кәче мәктәбенең физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин һәм “Ладья” клубы җитәкчесе Әмир Шәяхмәтов.

– Шахмат һәм шашка уеннары соңгы ике елда районда үсеш алды. “Сәламәтлек” спартакиадасы кысаларында бу төр буенча үткәрелгән республика ярышларында Арча районы дүртенче урында. Шашка буенча аерым уңышлар казанган спортчыларыбыз да бар, – диде Ашытбаштан тренер–оештыручы Сөләйман Галиуллин. – Ашытбаштан 10 сыйныф укучысы Алинә Сәлимҗанова шашка буенча районда укучылар арасында иң оста уенчы дип табылды. Данил Рәхимовның уңышлары зур. Ул интеллектуаль уеннар буенча район чемпионы. Ләйсән Хафизова, Зөлфия Шәйхетдинова – район призерлары, Фагыйлә һәм Рифат Борһановлар район чемпионнары булдылар. Хәсибә Гатауллина өлкәннәр арасында Татарстанда алдынгы урыннарда.

Хәсибә ханымның сәнгатьле сөйләү остасы булуын, шигырьләр иҗат итүен белә идек. Ул оста шашкачы да икән бит.

– Бишенче гимназиядә китапханәдә эшләгән вакытта укытучылар арасында үткәрелгән шашка буенча турнирга җибәргәннәр иде. Беренче урынны алып кайттым, – ди Хәсибә Гатауллина. – Син шашка уенын беләсең, дип район ветераннар советыннан да Казанга ярышка җибәрделәр. 80 кеше арасында дүртенче урынны яуладым. Шуннан ярышларга йөри башладым.

Сөләйман Галиуллин бер елда ун тапкыр район чемпионы (гер күтәрү, шахмат, җиңел атлетика, шашка, интеллектуаль уеннар буенча, дүрт тапкыр Сабантуй батыры) булган. Оста шахматчы һәм шашкачы. Бу төрләрне үстерү буенча районда зур эш башкара.

– Ашытбаш балалар бакчасында шахмат белән шөгыльләнүне оештырдык. Кечкенә балалар рәхәтләнеп шахмат уйный. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында Татарстан Республикасы турниры оештырырга җыенабыз, – диде ул.

Ул шулай төрле идеяләр белән янып яши, үзе белгәннәрне балаларга җиткерергә, шашка уенына мәхәббәт уятырга, ярышларда катнаштырып, аларны дөньяга чыгарырга әзер тора. Бу планының да тормышка ашуына ышанабыз һәм уңышлар телибез.

Әлеге ярышларда хатын–кызлар арасыннан беренче урынны Ләйсән Хафизова (беренче тренеры Хәйдәр Зәйнуллин булса, педагогика көллиятендә Ягъфәр Шәмиев белән шөгыльләнә) яулады, Хәсибә Гатауллина, бик азга гына калышып, икенче булды, өченче урынны Фагыйлә Борһанова алды.

Ир–егетләр арасында беренче урында Сөләйман Галиуллин, икенче урында Илдус Сәгъдиев, өченче урында Фәнис Мөхәммәтшин. Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International