Россиянең атказанган сынаучысы

2017 елның 24 ноябре, җомга

Россиянең атказанган сынаучысы

Наласага барыр алдыннан бер танышым белән сөйләшеп тордым.

– Фәнис Зариповка Россиянең атказанган сорт сынаучысы дигән исем биргәннәр, шуны котлап кайтам әле, – дим.

– Ул исемгә генә түгел, медальгә дә лаек, – диде ул. – Үз эшенә шулай бирелгән кешеләр күп түгел, хәзерге заманда бигрәк тә.

– Әйе, Фәнис Зарипов, Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов, Рафис Җаббаров, Рүзәл Мортазин, Марат Вахитов кебек тәҗрибәле галим–агрономнар үзләре бер хәзинә, – дим.

Наласа басуындагы Арча сорт сынау участогы үзенә тартып торган бер утрау кебек. Күңелләргә рәхәтлек бирә торган тынлык, тәртип, чисталык монда. Шушы гармонияне тулыландырып тыйнак кына елмаеп Фәнис каршы алыр. Читтән килүчеләрдән дә: “Мондый участок башка җирдә юк!” – дигән сүзләр ишеткән бар. Участоклар бар, әмма мондые юк, дип аңларга кирәк моны.

– Мин тәртипне болай да яратам, – ди Фәнис. – Аннан бирегә кемнәр генә килми бит. Бервакыт АКШтан бер галим килеп төшмәсенме! Үзе чыгарган сортны безнең шартларда сынап карамакчы икән. Англия, Израиль, Германия, Россиянең күп төбәкләреннән киләләр, озак еллар хезмәттәшлек итәләр. “Әле берсенең дә безнең эшкә дәгъва белдергәне юк, – ди Фәнис. – Мин, әти кебек, сүземдә тора торган кеше. Үземнән соң бар да тәртиптә калсын, дигән принцип белән яшим”.

Фәнис әтисе белән булган бер вакыйганы сөйләп алды.

– Әти армиядә хезмәт иткәндә бер яңа килгән егетне кыерсыта башлыйлар. Әти аны үз канаты астына ала. Аерылышканда хәбәрләшеп торырга сүз куешалар. Кырык ел буе хат язышты алар. Соңгы җавап хатын, әти үлгән иде инде, миңа язарга туры килде.

Сорт сынау участогының ни өчен кирәклеге турында берничә сүз. Авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары башта дәүләт сорт сынау системасында тикшерелә. Арча дәүләт сорт сынау участогы 1948 елның 18 сентябрендә оеша. Моның өчен Наласа басуыннан 84,9 гектар җир бирелә. 20 кешедән торган аерым бригада оештырыла. Колхозчыларның хезмәтенә акчалата түләү беренче тапкыр шунда кертелә. Бу үзе үк әлеге мәсьәләгә нинди зур әһәмият бирелүе турында сөйли. Бер хезмәт көненә 2 сум һәм 2 килограмм икмәк бирелә. Башка колхозчыларга акча 1962 елдан гына түләнә башлый.

Фәнис Зарипов сорт сынау участогының тарихын чагылдырган альбомны да күрсәтте. Биредә заманында Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мирзаян Вахитов, Татарстанның атказанган агрономы Мифтах Галиуллин кебек шәхесләр җитәкчелек иткән. Фәнис Зариповның җитәкче булуына да 34 ел. Нәкъ менә шушы елны Финляндиядән түтәлләрдәге игеннәрне суктыру өчен җайлаштырылган комбайн кайта. Шуннан соң урак белән урып, молотилка белән суктыру мәшәкатеннән котылалар.

– Инвестор булып Габделхәй Йосыповичның килүе безнең эшкә дә зур этәргеч булды, – ди Фәнис Зарипов. – Ул үзе дә яңалыкка омтылучан кеше. “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов та булышам, дип кенә тора.

Участокта ел саен 10 авыл хуҗалыгы культурасының 250–260 сорты (Фәнис Зариповның аларның барысын да танып белүе турында язган идем инде) сынала.

– Агроном хезмәтен мин шахмат уенына охшатам, – ди Фәнис Зарипов. – Әмма ул гел кара фигуралар белән уйный. Ә аклар табигать ягында. Табигать гел җиңүче. Менә мин 34 ел биредә эшлим, бер генә елның да бер–берсенә охшап килгәне булмады. Һәркайсының үзенчәлеге бар. Без табигать ясаган йөрешкә үз алымнарыбызны кулланып җавап бирергә тиешбез. Ота алмыйбыз, әмма ничьяга уйный алсак, әйбәт инде.

Фәнис Зарипов башкалар чыгарган сортларны сынап кына калмый. 2012 елда Эрнест Ионов дигән галим белән берлектә чыгарган борай сорты Татарстанда, Саратов, Чиләбе өлкәләрендә игелә.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International