“Арча” спорт комплексында
2003-2004 елгы кызлар һәм яшүсмерләр арасында волейбол буенча “Арча КСМы” ширкәте призына район беренчелеге булды. Анда барлыгы 20 команда – 12 яшүсмерләр, 8 кызлар командасы катнашты.
– Волейбол буенча уңышларыбыз сөендерә башлады. Беренчедән, бу уенны яратучылар саны артса. Икенчедән, аңа игътибар зурайды. Районның волейбол федерациясе рәисе, “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевның инициативасы һәм ярдәме белән даими рәвештә ярышлар үткәрелеп килә. Уңышлар да көттерми. Районда җиңү яулаган 2005-2006 елгы яшүсмерләрне берләштергән (уенчылары Яңа Кенәр һәм Иске Ашыт мәктәбеннән) Яңа Кенәр яшүсмерләр командасы (тренерлары Тәлгать Әхмәтов) шәһәрләр һәм районнар командалары арасында үткәрелгән республика ярышында беренче урынны яулап кайттылар, – диде районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.
Яңа Кенәр командасы бу көнне дә ике команда – кызлар һәм яшүсмерләр командалары туплап алып килгән иде.
– Волейбол уйнау өчен нәрсә кирәк? Чынлыкта, күп тә түгел – туп һәм мәйдан. Ә төптәнрәк уйласаң, сезнең көч, тырышлык, тренерларның осталыгы, җаваплылыгы сорала. Оештыру да җиңелләрдән түгел. Спортның бу төрен сайлагансыз һәм ярышка килергә вакыт тапкансыз икән, димәк, ул сезгә ошый. Ә миңа барчагызга уңышлар теләргә генә кала. Тик шуны онытмагыз, барыгыз да җиңүче була алмый, әмма сезнең монда килүегез үзе үк җиңүгә тиң, – диде Рафаэль Муллагалиев яшь волейболчыларга мөрәҗәгать итеп.
Ярышлар көне буе барды. Командалар көчле иде. Барысы да җиңү өчен көрәште. Кызлар арасында беренче урынны Яңа Кенәр командасы яулады. Икенче урында – Арчаның беренче урта, өченче урында бишенче гимназия командалары.
Яшүсмерләр арасында бу юлы да шулай ук Яңа Кенәр командасына тиңнәр булмады. Казанбаш командасы икенче, Курса–Почмак командасы өченче урында.
Гөлсинә
ЗИННӘТОВА