Зона ярышына “Юмор иттарткычы” барачак
Арчаның 6нчы мәктәбе үзенә шаяннар һәм тапкырларны кабул итте. Биредә район ШТК командалары арасында зона турына сайлап алулар узды.
5 команда көч сынаш-ты биредә: “Казан арты яшьләре”, “Ух” бригадасы”, “ТатАрча яшьләре”, “Юмор иттарткычы” һәм “Үрнәк”. Мәктәпләрнең һәм урта махсус белем бирү уку йортларының егет-кызлары жюрига үзләрендә юмор хисенең ни дәрәҗәдә көчле, күңелләре фантазиягә никадәр бай булуын күрсәтте.
Гомуми нәтиҗәләр буенча 1нче урынны “Үрнәк” командасы яулады, 2нче һәм 3нче урыннарны “ТатАрча яшьләре” һәм “Казан арты яшьләре” бүлеште. Гран-при – “Юмор иттарткычы”ныкы. “Юмор иттарткычы” декабрь аенда Әтнә, Балтач, Биектау, Теләче районнары командалары белән зона турында ярышса, “Үрнәк”ләр, район данын яклап, Мамадышка барачак. (Фото һәм видеолар белән arskmedia.ru сайтында таныша аласыз).