Разия апага 90 яшь

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Разия апага 90 яшь

Арча станциясендә яшәүче Разия Хәйруллинага 90 яшь тулды. Юбилярны бәйрәме белән котлап район социаль яклау бүлеге белгече Миләүшә Фәттахова килде һәм РФ Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Разия апа Ташкич авылында 4 балалы гаиләдә туып–үсә. Сеҗедә җиде сыйныф тәмамлаган кыз сугыш елларында урман кисүдә, телеграф баганалары өчен чокыр казуда эшли. Сугыштан соң ул ветеринария фельдшеры курсларын тәмамлап, хезмәт юлын Яңа Чүриле ветеринария берләшмәсендә башлый. Тик анда озак эшләү насыйп булмый, авыру әнисен карарга кирәк булгач, эшен калдырып, әнисенең рәхмәтен алып калуны кулай күрә. Сугыш елларында түккән хезмәтләре “1941–1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен” һәм 1946 елдан башлап, юбилей медальләре белән бәяләнгән.

1952 елда Разия апа Фазыл атлы егеткә кияүгә чыга. Яшь гаилә Кызыл Шәрык бистәсендә яши башлый, соңрак, ул авыл беткәч, Арчага күчеп киләләр. Лаеклы ялга чыкканчы Разия апа Арчаның 2нче мәктәбендәге интернатта эшли. Фазыл абый белән алар 2 кыз, 1 ир бала тәрбияләп үстерәләр. Фазыл абыйсыз тормыш итүенә дә 40 елга якын инде. Улы Фәритнең дә гомере кыска булган... Бүгенге көндә Разия Хәйруллина балалары, оныкларына хәер-догада булып, олы кызы Розалия гаиләсендә яши.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International