Җиңүчеләр бүләкләнде

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Җиңүчеләр бүләкләнде

22 ноябрьдә Арча Мәдәният йортында arskmedia.ru сайтында узган “Сайт гүзәле” фотоконкурсы һәм “Арча” радиосы хит-парады җиңүчеләре бүләкләнде. 

1 урын яулаган Коркачык кызы Гөлназ Зиннәтуллина, 2 урын алган Арча кызы Гөлназ Шиһабиева һәм 3 урынга чыккан, шулай ук Арчадан, Зөһрә Садрыевага иганәчебез, Арчаның “Радуга” сәүдә үзәгендә урнашкан “Метелица” кибетеннән сертификатлар тапшырылды.

“Арча” радиосы хит–парадында 5 ай дәвамында 32 катнашучы көч сынашты. Аларның бары тик 8е генә супер финалга чыгып, 3 катнашучы жиңү яулый алды. Хит–парадның җиңүчеләре булып түбәндәге райондашларыбыз танылды: 1 урында Айрат Кәримуллин, 2 урында Әнис Шакиров, 3 урында Илүзә Газизова.

Җиңүчеләргә “Арск–информ” мәгълүмат үзәге җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин бүләкләр тапшырды.

 

Розалия

ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International