Бөтен кеше дә әби патша була алмый
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Наласа авылында яшәүче Нурания Нәбиуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Нурания әби кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Безне бигрәк тә аның бер урында – Наласа сельпосында 63 ел баш хисапчы булып эшли алуы кызыксындырды.
– Мин укытучы булырга тиеш идем, – дип сөйләп китте ул. – Сәүдә системасына эләгүем очраклы гына булды. Арча пед-
училищесына укырга кердем, каникул вакытында китап кибетенә сатучы итеп билгеләп тордылар. Бервакыт кибеткә сельпо председателе керде дә: “Сеңлем, Казанда өч айлык хисапчылар әзерләү курсына җибәрергә кеше кирәк, әйдә, шунда бар”, – ди. Әти каршы килде, ә минем Казанда укыйсым килә. Әни үз җаеңа кара, дигәч, киттем мин. Җиңү көнен яхшы хәтерлим. Бау- ман урамы халык белән тулы иде, кайсы елый, кайсы көлә. Көне салкын булып хәтердә калган.
Кызны Арча сельпосына баш хисапчы урынбасары итеп билгелиләр.
– Шулай эшләп йөргәндә мине Иске Чүриле сельпосына баш хисапчы итеп билгеләргә, дигән приказ килеп төште. Барасы да килми, бармыйча да булмый. Ә анда шаккатырлык хәл: өч өстәл, өстәл саен берәр счет. Документлар да, кешеләр дә юк. Сельпо председателе кибетләрдән акча җыеп үзләштереп яткан, документларны утка якканнар. “Миннән булмый, кире кайтам”, – дип тә карадым. “Эшлисең!” – диделәр. Әкренләп эшне җайга салдым, кәгазьләрне тәртипкә китердем. Инде тынычланып эшләп йөргәндә тагын приказ килеп төште. Наласа сельпосына баш хисапчы итеп билгеләгәннәр...
Наласада да Иске Чүриледәге кебегрәк күренеш каршы ала аны. Сельпо председателе кибетләрдән акча җыеп барган да Үзбәкстанга ук чыгып качкан. Биредә дә тәртип сала ул. “Беркемгә дә, беркайчан да акча түләмичә әйбер бирмәскә!” – дигән таләп куя һәм шуңа ирешә дә.
Бервакытны колхоз завхозы кибеттәге туганыннан кирәк–яракны яздырып алмакчы була. Акчасын соңрак түләячәкләр.
– Булмый! – ди туганы.
– Нишләп? – ди тегесе.
–Әби патша кушмый, – ди кибетче.
– Әнә шундый юньсез исем дә алдым әле мин, – дип көлә Нурания әби.
Унике сельпо рәисе белән эшләгән ул.
– Яңа кешене алып киләләр дә: “Менә бу кешедән председатель яса!” – диләр. Арчага җыелышларга барабыз, анда җитәкчене түгел, мине бастыралар. “Мин председатель түгел ич, әнә аннан сорагыз”, – дип әйтеп карыйм. “Син әйбәтрәк беләсең”, – диләр.
Пенсиягә чыккач та эштән җибәрмиләр әле аны.
Менә шундый кеше ул Нурания әби. Язмыш кына аны ялгыз калдырган. Ире Габделкаюм абый күптән вафат. Балалары булмаган. Зур Бирәзә авылында яшәүче энесенең малае Наилгә, хатыны Гөлнарга килеп хәлен белеп торганга рәхмәтле ул.
Ильяс Фәттахов