Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә концерт

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә концерт

Яңа Кенәр интернат-мәктәбенә бер төркем Казан артистлары кайтты һәм зур автобус белән! Кемнәр кайтты, диегез, иң–иңнәре!

 Зал балалар, укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр белән шыгрым тулы иде. Башта күңелдә шик бар иде: балаларга олылар концерты күңелле булырмы икән?! Концертны карый башлагач, бөтен шик-шөбһәләр таралды. Балаларны сөендерә, күңелләрен үсендерә, белемнәрен арттыра торган менә дигән очрашу булды ул! Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Соңыннан ул җырчыларга шундый матур һәм эчтәлекле ял бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтте, иҗади уңышлар теләде.

Менә нинди җырчылар кайтты: Фәридә–Алсу, Гөлнара Габидуллина, Алинә Сафиуллина, Айгөл Бариева, Гүзәл Идрисова, “Зөләйлә” төркеме (ике Ләйсән). Очрашуны нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина алып барды. Шулай ук артистлар белән Венера Хәбибуллина да кайткан иде. Ул биредә тәрбияләнүче кызларга курчаклар бүләк итте. Җырчылар да үзләре белән бүләкләр алып кайтканнар иде.

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина балалар белән уртак тел таба белде. Ул алар белән һәрдаим сөйләшеп, аралашып торды.

– Артистларның исемнәрен отып калдыгызмы, ягез, әйтеп карагыз әле?

– Фәридә–Алсу! Гөлнара Габидуллина!..

– Афәрин, җырчыларны беләсез икән!

– Ә нинди шагыйрьләрне беләсез?

– Габдулла Тукай! Абдулла Алиш! Муса Җәлил! Фәнис Яруллин!..

– Афәрин, балалар, шагыйрьләрне дә күп беләсез икән.

Әлфия ханым шигырьләр укыды…

Яшәр өчен бетмәс

 көч алырга 

Олысына һәм дә

 кечегә, — 

Мәхәббәтле, ямьле,

 мәрхәмәтле 

Туган ягы кирәк

 кешегә.

 (Фәнис Яруллин) 

Жырчылар залга төшеп, балаларны да җыр- латты. Риназ исемле малай җырчы Гөлнара Габидуллинаны матур җырлавы, җырның сүзләрен белүе белән шаккатырды. Моңа барыбызның да исе китте. Афәрин, Риназ!

Очрашуны алып баручы Әлфия Хәбибуллина әлеге кичәне оештыручыны әйтеп үтте. Ул – Татарстан буенча Рәсәй балалар фондының башкару директоры, эшмәкәр Роберт Камил улы Закиров.

Соңыннан Яңа Кенәр интернат–мәктәбе җитәкчесе Ленар Вәлиев шундый матур очрашу бүләк иткән иҗат коллективына бик зур рәхмәт әйтте.

Очрашу бүләкләр, шарлар, дәртле җыр белән тәмамланды.

...Әле беркөнне генә бер ана: “Кызны (әле бакчага йөри) өйдә генә укытасымы, әллә Яңа Кенәр интернатына бирәсеме?” – дип, киңәш сорап торган иде. Бу язмам ул ханымга җавап булыр, дип уйлыйм. Күптән түгел җырчылар Айдар Фәтхетдинов, Азат Тимершәех, Динара Шәйдуллина концерт куеп киткән.

Румия

Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International