Әйбәт эшләсәң күбрәк аласың
Безне коммунизмда акчаның кирәге калмаячак, дип өйрәттеләр. Барып җитеп булмагач, акчасыз ничек яшәп буласын да күреп булмады. Бүген инде болар көлке генә кебек, чөнки без башка җәмгыятьтә яшибез, ә анда барысына да акча баш.
– Бүген эшләп алган акчадан башка кешегә, базар икътисадында аның мәнфәгатьләренә тәэсир итәрдәй нәтиҗәле рычаг юк, – диде Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов узган шимбәдә видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә. – Лаеклы хезмәт хакы – иң яхшы стимул. Моны барлык җитәкчеләр дә аңларга бурычлы, ләкин күпләр моннан ерак.
Быел 9 айда республика агросәнәгать комплексында уртача айлык хезмәт хакы 23,2 мең сум булган, авыл хуҗалыгында (азык сәнәгатеннән тыш) 20,9 мең сум.
Күрше Әтнә, Балтач районнарында авылда эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы республиканыкыннан югары.
Газета укучыларны беренче чиратта үз районыбыз күрсәткечләре кызыксындырадыр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсеннән алынган мәгъ- лүматлардан күренгәнчә, быел 9 айда хуҗалыкларда (фермер хуҗалыклары керми) уртача айлык хезмәт хакы 17469 сум. Бары тик “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә генә 20 мең сумнан артыграк. Әмма соңгы вакытта анда да хезмәт хакы тоткарлыклар белән түләнә.
“Яңарыш”, “Северный”, “Кызыл Яр”да 19 мең сумнан артык. Калган хуҗалык- ларда 18760 сумнан 14410 сумга кадәр.
Күршеләр кебек хезмәт хакы алу өчен алардагы кебек эшләргә кирәк. Быел яңа оешкан хуҗалыкларда хезмәт хакын вакытында түләп бара башлауларын билгеләп үтәсе килә. Хәзер инде продукция җитештерүне арттыру өчен ныклап эшлисе.
Эшләгән, авылда яшәгән, терлек, кош–корт асраган кешенең кадерен белергә кирәк. Шимбә көнге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов бу турыда җитәкчеләрнең кабат исенә төшерде. Пай җирләре өчен ашлыкның килограммын 6 сумнан бирүчеләр, шул ук вакытта аны 9 сумга җиткерүчеләр дә бар.
Экономияне халык исәбенә түгел, ә булган байлыкка сакчыл караш тудырып ясаганда әйбәтрәк түгелме?
Техника, запас частьлар бик кыйммәт, күбесе елга 2–3 ай гына эшли, калган вакытта ачык һавада тора. Кояш нурлары, җил, кар–яңгыр, дымлылык аларның гомерен кыскарта, – диде Ренат Гатиятов.
21 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов катнашындагы комиссия безнең район хуҗалыкларында булып, техниканың кышкы сакланышка куелышына бәя бирде. “Северный” ширкәте беренче урынны алды, “Курса МТСы” – икенче, “Ватан” һәм “Яңарыш” ширкәтләре өченче булды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җиңүчеләргә район башлыгының Дипломнарын тапшырды.
Шул ук вакытта техникага саксыз караучы хуҗалык- лар да бар. Алар турында аерым сөйләрбез әле.
Ильяс Фәттахов