26 ноябрьдә Казанда «Алтын лира» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-бәйгесе узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары да актив катнашты. «Патриотик җыр» номинациясендә Азат Исмәгыйлев III дәрәҗә лауреат, Ландыш Гыйлаҗиева – I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды (укытучылары Алеева Миләүшә Тәлгать кызы).