«Баш әйләндергеч бармаклар–2017»

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

25 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәрендә халык уен коралларында яшь башкаручыларның «Баш әйләндергеч бармаклар–2017» I Бөтенроссия бәйге-фестивале узды. Бәйге-фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбенең халык бүлеге укучылары да актив катнашты.

«Аерым башкару. Гармун» номинациясендә Камил Шәрәфиев II дәрәҗә лауреат исемен яулады (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы);

«Ансамбль» номинациясендә «Мирас» гармунчылар ансамбле III дәрәҗә лауреат булды (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы);

«Аерым башкару. Гитара» номинациясендә Алмаз Әсәдуллин I дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды (җитәкчесе Фәхретдинова Альмира Леонидовна);

«Аерым башкару. Гитара» номинациясендә Камил Носратов I дәрәҗә дипломант исемен яулады (җитәкчесе Алеева Миләүшә Тәлгать кызы);

«Аерым башкару. Гармун» номинациясендә Фирзәр Камалиев II дәрәҗә дипломант булды (җитәкчесе Гайфуллина Заһидә Мингали кызы).

Педагогик осталыклары өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Гайфуллина Заһидә Мингали кызы, Фәхретдинова Альмира Леонидовна, Алеева Миләүшә Тәлгать кызы диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International