Үзем мари, әмма татар телен яратам

2017 елның 1 декабре, җомга

Үзем мари, әмма татар телен яратам

Таня апа (туганнары аны шулай йөртәләр) түрдән үк саф татар телендә шау килеп сәламләп бик якын итеп каршы алды. Татьяна Якимовна Пирогова булгач, без аны рус милләтеннән дип уйлаган идек.

– Мари мин. Балтач районы авылы белән чиктәш булган мари авылында туып–үстем. Бездән бер километр гына ераклыкта татар авылы урнашкан иде. Мин чибәр булдым. Татар егетләре артымнан йөреп карадылар, тик нишләптер ул чакта алар белән очрашасым килмәде, – диде Таня апа. – Әмма татар телен бик яратам. Рәхәтләнеп сөйләшәм.

Татьяна Пирогова Киров өлкәсенең Малмыж районы Хода авылыннан. Күп балалы гаиләдә үсә. Дүрт сыйныф белем белән генә кала. Сугыш башлана. Әтисе, абыйсы фронтка китә. Кыз бу елларда өлкәннәр белән беррәттән окоп казый, урман кисә, сыер сава, ашлык әзерли.

– Ач яшәдек дип әйтә алмыйм. Безнең колхоз бик бай иде. Үзебез дә сыерны бетермәдек, сарыклар, казлар, тавыклар асрадык. Безнең әни бик тырыш кеше булды, – ди Таня апа.

Сугыш китергән хәсрәтләр алар гаиләсен дә читләтеп үтми. Абыйсы яу кырында ятып кала. Әтисе кайткач җиде ел авырый да вафат була.

– Үзем 28 яшьтә авылдашым Федорга кияүгә чык-тым. Төрле эштә йөрдем, Федор шофер иде. Улыбыз Герман туды. Армиядән соң шәһәргә китеп югары белем алды. Яхшы укыды. Аннан баш хисапчы булып эшләде. Гаилә корды. Өч кызы туды. Тик озын гомерле булмады. Кырык яшендә инсульт булып үлеп тә китте. Җиде ел элек ирем дә вафат булды, – ди Татьяна Якимовна.

Хәзерге вакытта хезмәт ветераны Божада сеңлесенең улы Сергей Мамаев гаиләсендә яши.

– Әнисе икенче тапкыр кияүгә чыкканда җиде айлык Сережасын Таня апасына калдыра. Ун яшенә кадәр ул шунда үсә. Ничек инде Сережа үзенә шундый яхшылык эшләгән апасын ялгызын калдыра алсын?! Без аны үзебезгә алып килдек. Килен килен инде, өч оныгы әбиләренең шалтыратып булса да хәлен дә белеп карамыйлар. Бик яхшы күңелле кеше ул Таня апа. Без аны бик яратабыз, – ди Сергейның хатыны Фәйрүзә.

Фәйрүзә – татар кызы. Ничек һәм кайда булачак ире белән очрашкан?

– Мине алар авылына агроном итеп эшкә җибәрделәр, – ди Фәйрүзә. – Сережа армиядән генә кайткан, тракторчы булып эшли. Мин татар кызына гына өйләнәм, дигән сүзе булган. Айдан артыграк кына очрашып йөреп калдык, мине урлады да алып кайтты.

– Татарларда шундый гадәт бар бит. Мин дә өйләнүем татарча булсын дидем, – дип сүз кыстырды моңарчы хатынын елмаеп кына тыңлап утырган йорт башлыгы.

– Ә бу якларга күчеп кайтуыбызның сәбәбе – әти. Әни минем икенче милләт кешесенә кияүгә чыгуымны өнәп бетермәде. Әти ризалашты, әмма бу якка кайтып торасыз, дигән шарт куйды. Менә шулай Божада төпләндек. Соңыннан Сережа әнинең яраткан кияве булды. Әни 13 ел яшәде. Урын өстендә озак авырып ятты. Ирем аны кулларына күтәреп мунчаларга алып бара иде. Ул минем әнигә ничек булды, мин дә аның апасын шулай тәрбияләячәкмен, – дип дәвам итте Фәйрүзә.

Күп милләтле гаилә бу. Мамаевларның дүрт уллары бар. Икесе гаиләле. Бер киленнәре татар, икенчесе рус. Яшәү рәвешләре – татарча. Корбан чалалар, менә әле Таня апаның 90 яшьлек юбилее уңаеннан Коръән ашы үткәргәннәр. Бу көнне аны котларга халыкны социаль яклау бүлегеннән Миләүшә Фәттахова да килде. Ул хезмәт ветеранына Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды.

Татьяна Якимовна чәчәк бәйләмен кулыннан ычкындырасы килмичә: “Путинны күрсәгез, рәхмәт әйтегез. Безне онытмый, бер бәйрәмне дә калдырмый котлау открыткалары җибәреп тора”, – диде.

Юбилей уңаеннан татарча һәм марича җырлап та бирде. “Мари телен оныта да башлаганмын инде, татарчага кереп киттем”, – дип куйды соңыннан.

Озатканда ул безгә бик матур теләкләрен җиткерде:

– Йолдыз кебек якты, кояш кебек җылы, җир кебек бай, агач кебек таза, кош кебек җиңел, су кебек чиста булыгыз, минем яшькәчә яшәгез, – диде.

Бу кечкенә генә буйлы, чандыр гына гәүдәле,бөтерчектәй тере, кояштай якты ханым бездә бары тик матур хисләр генә калдырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International