Чын волейболчылар нинди була

2017 елның 1 декабре, җомга

Чын волейболчылар нинди була

Үткән якшәмбедә иртәдән Яңа Кенәргә кузгалдык. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе, район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев белән (үзе белән бүләкләр дә алган иде) ветераннарның волейбол ярышына бардык.

Яңа Кенәр мәктәбенә килгәндә ветераннар арасында волейбол ярышын оештыручы Ришат Ситдыйков аксыл костюмнан җил-җил атлап оештырып йөри иде инде. 70нче яшен ваклап килүче ветеран, сөбханалла, егетләр кебек әле! Заманында физкультура дәресләре алып барулар, волейбол уйнаулар, күрәсең, гомер буе кешене формада тота.

Ярышта Арча, Яңа Кенәр, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау, Киров өлкәсе, Мари Иле командалары катнашты. Ярышлар тантаналы рәвештә башланып китте. Ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район волейбол федерациясе рәисе Рафаэль Муллагалиев сәламләде, уңышлар теләде.

Ярышлар ике спорт залында барды. Без ул көнне озын буйлы, гәүдәле, чын волейболчыларны күрдек! Күр ул, Ташкичү егете – Нәкыйп Мәгъсумовны! Аның белән укытучысы Ришат Ситдыйков: “Укучым!” – дип горурлана. Нәкыйп бик хәрәкәтчән кеше. Күп волейболчыларны белә, алар белән сөйләшә, аралаша, күрше мариларның да хәлләрен белә. 53 яшьтә. Буе – 185 сантиметр. Әтнәдә физкультурадан укыта.

– Яңа Кенәрдә волейбол ярышы оештыру әтнәләрдән күчте, – дип сөйли Ришат абый. – Нәкыйп анда ничә ел рәттән ветераннар арасында волейбол ярышлары оештыра.

 Кайбер командалар арасында:

– Без ярышка махсус әзерләнмәдек, җыелдык та килдек, – дип әйтүчеләр булды.

Ә менә Әтнә командасы җитәкчесе Нәкыйп Мәгъсумов:

– Без атнага ике тапкыр очрашып торабыз, – дип кайберәүләрне шакка-

тырды.

Яңа Кенәрдән Ришат Ситдыйков өч ул тәрбияләп үстергән әти. Икесе Илдар белән Илшат әтиләре белән Яңа Кенәр командасында уйнады, энеләре Инсаф та Казаннан ярышны карарга кайткан.

Арчалар һәм Әтнәләр уеннарына аерата сокланып карап тордык. Аларның киемнәренә кадәр башкалардан аерылып тора иде. Арча командасы капитаны 64 яшьлек Рәшит Сафин һаман да егетләр кебек җитез, хәрәкәтчән. “Арча” спорт комплексында волейбол секциясен алып бара.

– Үземне белә башлаганнан бирле волейбол уйныйм, – ди ул. – Кечкенәдән футбол, волейбол, хоккей уйнап үстек.

Рәшит үз командасы волейболчыларын горурлык белән санап чыкты: Раушан Фатыйхов, Илнар Гыйлаҗетдинов, Сергей Шаронов, Тимур Хәсәнов, Олег Гыйлаҗев.

– Иң яшебезгә 40 яшь, – диде ул. – Бүген Илнарга 40 яшь тулды.

Туган көне белән котлыйбыз Илнарны! Чын спортчылар гына бәйрәм көнендә дә, командадан аерылмыйча, ярышта катнаша ала торгандыр! Уңышлар!

Арча ветераннары 1нче урынны алды. 2нче урында – Әтнә командасы, 3нче урында – Малмыж командасы. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

...Юлда кайтканда Рафаэль Муллагалиев, волейбол буенча республикада дан тоткан вакытлар бар иде, дип, көчле волейболчыларны санады: Валерий Иванович, Мәүли Гатауллович, Җәүдәт Абдуллович...

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International