Әбиемнең күңел сандыгы серләре

2017 елның 1 декабре, җомга

Әбиемнең күңел сандыгы серләре

Арча үзәк китапханәсендә шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән бәйге булды. Аны китапханә Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсе (җитәкчесе Алсу Зәкәрова) белән берлектә оештырды. Бәйгедә 3-7 яшьлек балалар катнашты. Максаты – мәктәпкәчә яшьтән үк балаларда милли үзенчәлекләргә карата кызыксыну уяту булды.

Бәйгедә катнашкан балалар нәрсә эшләргә тиеш иде соң? Бирем сабыйлар өчен шактый катлаулы иде. Алар татар милли киемнәрен һәм бизәнү әйберләрен иҗади яктан якын килеп тәкъдир иттеләр. Авырлыгы нәрсәдә, дисезме? Чыгышлар балаларның яшенә туры килергә тиеш. Аннан костюмнар, декорация, атрибутлар, музыкаль бизәлеш тә игътибарга алынды. Сәхнәдә үзләрен тота белүләре, образлар тудыра алулары, сәнгатьле сөйләү осталыклары да чагылыш табарга тиеш иде. Кечкенә артистлар алдына менә шундый зур бурычлар куелды.

Балалар катнашкан чаралар һәрвакыт матур һәм күңелгә ятышлы була. Чөнки алар гади һәм самими. Бу юлы да искиткеч карап туя алмаслык бәйрәм булды. Балалар бөтен күңелләрен биреп җырлыйлар, сөйлиләр, бииләр. Күренеп тора, тәрбияче апалары һәм татар теле педагоглары зур тырышлык куйган, бу бәйгегә җитди караган. Әти-әниләре дә читтә калмаган.

Матур итеп бизәлгән әбинең серле сандыгында ниләр генә юк иде: бизәнү әйберләре, чигелгән калфак, алъяпкыч, кәләпүш һәм башкалар. Икенче балалар бакчасыннан Дилбәр Ризванова шундый матур күлмәк киеп чыккан иде. Әнисе кечкенә вакытында курчакларына күлмәкләр тегеп киертергә яраткан. Кызым туса, аны да матур итеп киендерер идем дип хыялланган. Бу хакта безгә тәрбиячесе Рәмзия Камалова сер итеп кенә җиткерде.

– Дөньяда иң матур ил – ул минем туган илем, дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем, – дип сөйләде Дилбәр матур күлмәген күрсәтеп. Аннан җырлап, биеп бирергә дә күп сорамады.

Нинди талантлы хәзер балалар. Исең китәрлек. Хезмәттәшебез Рәмзия Гарифуллинаның кызы унынчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Рәфинә турында әлерәк кенә бер язган идек. Әниләр көнендә сәхнәгә чыгып җырлап, алкышлар яулаган кыз бәйгедә дә хәтта жюри әгъзаларын шаккатырды. Ул сөйләгәндә теле телгә йокмый, матур җырлый, биегәндә аяклары идәнгә дә тими, очып кына йөри.

– Безгә бай мирас – татар халкының милли җәүһәрләре калган, – диде ул. – Әбиемнән калган истәлек – ул бик матур итеп чигелгән калфак. Яшь кызлар калфак кисә, бу булган чын матурлык. Сандыкларны ешрак ачыйк, телебезне саклап калыйк.

Бишенче балалар бакчасыннан Инзилә Садыйкова элекке заман татар хатын-кызларының чигеп эшләнгән алъяпкычы турында сөйләде, дүртенче балалар бакчасыннан Тимерхан Фазылов кәләпүш тарихы белән таныштырды. Үзе дә башына кәләпүш киеп, чын татар киеменнән чыккан иде. Өченче балалар бакчасыннан Сөмбел Сафиуллина ак яулык, ак шәлгә тукталды.

Балаларның һәрберсе шулай матур гына түгел, эчтәлекле чыгыш ясады. Монда җиңүчене билгеләве дә авыр. Татар телендә татар халкының милли үзенчәлекләрен тасвирлаган нәниләрнең барысы да җиңүче, барысы да сокланырлык. Милләтебез өчен җан атып торган сабыйларыбыз барында киләчәгебез өчен борчылыр урын юк. Барысы да шундый булсын иде дигән теләктә генә калыйк.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International