Гүзәлләрнең дә гүзәлен сайладылар

2017 елның 1 декабре, җомга

Гүзәлләрнең дә гүзәлен сайладылар

Узган атнада Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2017” республика бәйгесе булды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

Гүзәллек турында сүз чык-кач без нәфис гәүдәле, матур йөзле кызларны күз алдына китерәбез. Чынлыкта гүзәллек зур мәгънәгә ия. Ул тыйнаклык, әдәплелек, сафлык, кешелеклелек, акыллылык һәм тәрбиялелек, зыялылык та. Менә шундый сыйфатлар хас чын татар кызларына. Әлеге бәйгедә дә нәкъ менә шушы асыл сыйфатларга игътибарны юнәлдерделәр.

Чара мут егет Әфләтунның мәхәббәт дәресе белән башланып китте. Ул егетләргә ничек кызларны кулга төшерергә икәнлеген аңлатты. Практика үтү өчен мөмкинлеге дә чыгып тора. Бәйгегә 24 районнан 38 кыз килгән иде. Безнең район данын педагогика көллиятеннән Ләйсән Мусина һәм агросәнәгать көллиятеннән Алинә Сафина яклады, чибәрлектә, тапкырлыкта көч сынашты.

Бәйгене ачу тантанасында Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова республиканың иң чибәр кызларын матурлык бәйрәме белән котлады, аларга уңышлар теләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге әйдәп баручы консультанты Ләйсән Сафина бу чараның чибәрлекне генә түгел, рухи матурлыкны, татар халкының гореф–гадәтләрен, бай мәдәниятен, тарихын күрсәтүче бәйге булуы турында искәртте.

– Ул традициягә кереп бара. Өч ел элек җиңгән кызыбыз Чиләбедә үткән Бөтендөнья татар кызы бәйгесендә катнашты. Быел ул бәйге Казанда булачак. Безнең чибәр татар кызларыбыз да анда катнашыр, дип өметләнәм, – диде Бөтендөнья татар хатын–кызлары форумы бюросы, Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова “Татар кызы–2017” республика бәйгесен ачу тантанасында.

Беренче тур “Мин табигать баласы” дигән исем астындагы бәйге белән башланып китте. Конкурсантлар табигать сакчылары роленә кереп үзләре белән таныш- тырдылар. “Безгә бик зур мирас калган – ул табигать. Ә ул быел бездән ярдәм көтә. Чишмә кипсә, талга кунып сандугач сайрамаса ни булыр?” – дип өзгәләнде Арча агросәнәгать көллиятенең 3 курс студенткасы, булачак пешекче Алинә Сафина.

Икенче бәйге – “Күркәм кием – тән сихәте” дип аталды һәм кызлар милли бизәкләр кулланып эшләнгән заман киемнәрен тәкъдим иттеләр. Монда кызык- лы уйланыш, иҗади эш һәм зәвык та исәпкә алынды. Ләйсән Мусина укытучыларга хас булганча кофта һәм озын юбка белән чык-ты. Берничә кул хәрәкәте җитте, юбкадан сарафан, яулыктан оригиналь сумка ясалды һәм кыз театрга барырга әзер.

– Татар кызы нинди булырга тиеш? Бүген мин шул сорауга төгәл җавап ала алмадым. Берничә кыз гына татар кызы киемендә иде. Мөселман киеме тәкъдим иттегез. Ләкин мөселманның казагы, үзбәге, кытае да бар бит. Зинһар игътибарлы булыгыз. Үзебезне үзебез күрсәтә белмибез. Моңа бүген күз йомабыз икән, киләчәктә бетәбез бит, – дип бу бәйге буенча үз фикерен белдерде Кадрия Идрисова.

“Акыл – туймас байлык” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Гүзәл затлар акыллы да булырга тиеш. Бу көнне компьютерда тест формасында тарих, мәдәният, сәнгать, әдәбият буенча кызларның белемнәрен дә тикшерделәр.

Икенче турга 11 гүзәл үтте. Кызлар рәсемдә бирелгән татар хатын–кызлары кулланган кул эшләре корылмаларын (йон кабасы, иләк, киерге, ыргак, бәләк һәм башкалар) танып аңлатма бирделәр, чигү осталыкларын күрсәттеләр, тормышта очраган төрле хәлләрдән чыгу юлларын театральләштереп уйнап күрсәттеләр. Мәсәлән, синең чит илгә ял итәргә китәсең килә, ә ирең авылга бәрәңге алырга кайтабыз ди. Яки беренче тапкыр егет белән очрашуга барыр- га әзерләнәсең. Чәчтараш “тырышлыгы” нәтиҗәсендә чәчең яшел төскә кергән һәм башкалар.

– Кызлар һәр бәйгене уңышлы башкарып чыктылар. Димәк, 38 кыз арасыннан 11не дөрес сайлап алганбыз, – диделәр жюри әгъзалары.

“Татар кызы – 2017” бәйгесендә беренче урынны Түбән Камадан Ләйсән Әхмәтҗанова алды һәм 15 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Икенче һәм өченче урыннар икешәр кызга бирелде һәм аларга да акчалата бүләк тапшырылды.

Ләйсән Мусина иң күп балл җыюга карамастан, бәйге көллиятнең үзендә үткәнгә, конкурстан тыш катнашты. Шулай да бүләксез калмады. Жюри рәисе Кадрия Идрисова аңа Бөтендөнья татар хатын–кызлары форумы исеменнән бүләк итеп планшет тапшырды.

– Мин үземне сынап карарга гына теләгән идем, – диде ул. – Бу бүләк минем өчен көтмәгәндә булды.

Искиткеч чибәр, уңган, зирәк, акыллы татар кызыбыз Ләйсәнгә киләчәктә зур бәйгеләрдә дә катнашып, җиңүләр яулавын телибез.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International