Белем өстәр чак

2017 елның 1 декабре, җомга

Белем өстәр чак

Узган шимбәдә хуҗалыклар җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә “Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов бик мөһим мәсьәлә күтәрде.

– Мин быел урып–җыю чорында басуларда булып, комбайнчыларның 80 проценты чамасының таныклыкларын тикшердем, – диде ул. – Күбесенең документлары тәртиптә, әмма таныклык күрсәтә алмаганнары да булды. Андыйларны кичекмәстән эштән читләштерергә, дигән кисәтүләр язып баш инженерга, җитәкчесенә кисәтүләр җибәрдем. Аларны үтәмәгәндә штрафлар түләргә туры килә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмас, дип тә берәү дә гарантия бирә алмый. Киләсе елда барлык комбайнчыларны да тикшереп чыгачакбыз.

– Без бу мәсьәлә буенча алдагы киңәшмәдә сөйләшкән идек инде, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Үрнәктәге көллияттә “D“ һәм “F“ категорияләренә укулар оештырдык. Бүгенге көндә анда 34 механизатор укып йөри. Райондагы 118 комбайнчының 70енең “F“ категориясе бар, калганнарын мөмкинлек булганда укытып калырга кирәк. Эш вакытында механизаторны тиешле категория булмау сәбәпле, транспорт белән идарә итүдән читләштерергә, дигән кисәтү бирелсә, үзегезгә дә кыен булачак.

Дөрестән дә, алдагы көн турында уйлап эш иткән җитәкчеләр мондый мөмкинлектән файдаланып калырга тиеш иде. “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин сигез механизаторын җибәргән. “Механизаторлар безгә кирәк бит, – ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Фаил Котдусов. – Акчасын хуҗалык түли, Нормадагы бер училищеда эретеп ябыштыручыны да укытабыз әле”.

“Кишет” ширкәтеннән дә сигез механизатор килгән. “Яңарыш” ширкәтеннән – 2, “Игенче”дән – 3, Закирҗанов Р.И., “Ашыт” хуҗалыкларыннан берәр.

– Мәсьәләнең икенче ягы да бар, – ди Габделхак Касыймов. – Ир–егетләр авылда калган икән, аларның кадерен белергә, киләчәген кайгыртырга кирәк. Кемнедер комбайнда яисә тракторда эшләүдән читләштерү аларны эшсез калдыру, яшәү чыганагыннан мәхрүм итү бит. Шундый мөмкинлек булганда укытып калыгыз, һаман андый мөмкинлек булмаячак.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендә булган мәгълүматларга караганда, тиешле категорияләре булмаган механизаторлар “Ак барс” агрокомплексы”нда – 6, Лотфуллин З.Р. ширкәтендә – 3, “Курса МТСы”нда – 4, Тукай ширкәтендә – 3 , “Ашытбаш” та – 3, “Ватан”, “Казанка”да 2шәр.

Кыр эшләре тагын башланыр алар. Тикшерүчеләр дә чыгар. Бу юлы инде акланырга сәбәп тә таба алмассыз.

Көллияттә дә булдык. Якты, җылы кабинетлар, заманча җиһазландырылган. Фәрит Миңһаҗев, Ренат Зәйдиев кебек тәҗрибәле укытучылар белем бирә. Бирегә килгән кеше үкенмәс.

– Безнең тәкъдимне хуплап алган өчен көллият җитәкчелегенә рәхмәт! – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Без бу мәсьәләне ныклы контрольдә тотачакбыз.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International