Районда тагын бер “Нечкәбил” артты
“Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Нечкәбил–2017” бәйгесенең финалы узды. Тантаналы чарада райондашыбыз Раушания Закирова “Иҗади Нечкәбил” номинациясендә җиңү яулады.
Бәйге өч турда барды. Беренче турга 250дән артык ханым гариза биргән булган. Икенче турга шулар арасыннан 47се сайлап алынган. Финалга республиканың 10 районыннан 13 катнашучы чыкты. Шулар арасында Раушания Закирова да бар.
Әлеге бәйгегә ныклап әзерләнде Раушания: бәйге кысаларында алдагы елларда “Нечкәбил”дә катнашкан райондашларыбыз белән бергәләп балалар белән очрашулар оештырды, аларга бәйрәм бүләк итте. Закировларның җырлы-моңлы гаиләсе район күләмендә билгеле. Раушания үзе җырлар иҗат итә, ул җырларны балалар сәхнәләрдән еш яңгырата. Үзе тәрбияләгән укучылары, балалары аның җыр- лары белән республика бәйгеләрендә дә катнаша. “Пирамида” сәхнәсендә тамашачыга да ишеттергән ул җырларын. Раушания ханымның улы Данил белән кызы Камилә күптән инде сәхнәдә — җырлыйлар да, бииләр дә. Инде 4 яшьлек бәләкәй Айсылу да абый-апасыннан калышмаска тырыша. “Пирамида” сәхнәсенә дә ул Мишка (Арча Укучылар сарае укытучысы Надир Исмәгыйлев) белән Маша булып чыккан. Һәм залның мәхәббәтенә лаек булган. Гаилә башлыгы Мөдәрис Закиров — армиядә күрсәткән батырлыклары өчен Маршал Жуков медале иясе — сәнгать өлкәсе кешесе булмаса да (ул
“Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалында шофер булып эшли), гаилә әгъзаларына ярдәм итәр өчен бар көчен куя.
“Нечкәбил” финалында Закировлар гаиләсе бәйрәмне ачып җибәреп, иң беренче чыгыш ясаган һәм тамашачыларга гаилә традицияләрен саклауны тәкъдим иткәннәр: җырлап, биеп, бар сәләтләрен эшкә җиккәннәр, Арча төбәге тарихы турында да күренешләр күрсәткәннәр. “Сәхнәдә 50дән артык кеше иде”, — ди Раушания Наил кызы. Ул Арчаның 4нче “Бәләкәч” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Конкурсантка көч биреп, ярдәм итеп торырга килүчеләр дә күп булган — Арча балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары, укытучылар, хезмәттәшләре — берсе дә читтә калмаган. Берәүләр сәхнәдә чыгыш ясаса, икенчеләре залдан көч биреп утырган. Тамаша кылган үткән еллардагы “Нечкәбил”ләр дә Закировлар гаиләсенең чыгышына югары бәя бирә. Шунысы да игътибарга лаек — күренекле шәхесләр янәшәсендә Дәүләт Думасыннан килүчеләр дә тамаша кылган.
Раушания Закирова үзенә ярдәм кулы сузу- чы һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерә: “Миңа шушы бәйгедә чыгыш ясарга мөмкинлек тудыр-
ган, рухи, матди ярдәм күрсәткән район хакимиятенә, “Бердәм Россия”нең Арча җирле бүлекчәсенә, хезмәттәшләремә, безнең гаилә өчен “җан атучыларга”, дусларыма зур рәхмәт. Бәйгедән алган тәэсирләр хезмәтемдә яңа идеяләргә көч бирер дип ышанам”.
Районыбызда “Нечкәбил”ләр ел саен арта бара. Алар, чыннан да, нечкә билле бал кортлары сыман: хөкүмәт эшендә, кирәк булса тәүлекнең сәгатьләрен санамыйча эшләргә мөмкин (чөнки сәнгать кешесенең хезмәте шундыйрак), балалары өчен җанын фида кыла торган әни дә, гаиләсе өчен җылылык саклаучы учак та, үзләре өйрәткән балалар өчен укытучы гына түгел, сердәшче дә үзләре.
Розалия Зиннәтова