Махсус өйрәнүләре үткәрелә

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

2017 елның 7 декабрендә Арча муниципаль районының эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм формированиеләренең гражданнар оборонасы штабы белән берлектә махсус өйрәнүләре үткәрелә.

Әлеге махсус өйрәнүләрнең максаты – район җитәкчеләренең һәм гражданнар оборонасы хезмәтләренең эвакуация чаралары вакытында практик күнекмәләрен һәм белемнәрен ныгыту.

Бу көннәрдә “Внимание всем!”, “Воздушная тревога”, “Радиационная опасность”, “Химическая тревога” сигналлары бирелергә мөмкин. Кабатлана торган сирена тавышлары яңгыравы да ихтимал. Арча районы халкыннан тынычлык саклау сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International