Мәскәү шәһәре кубогына традицион каратэ буенча ярышлар

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Декабрь башында Арча Укучылар сараеның каратэ түгәрәгенә йөрүчеләр традицион каратэ буенча Мәскәү шәһәре кубогына узган ярышларда катнашып кайтты.

ТР җыелма командасы составындагы ярышларда Эмиль Фазлыйәхмәтов (Арчаның 5нче балалар бакчасы), Айнур Ахунов (1нче мәктәпнең 3 сыйныф укучысы) уңышлы чыгыш ясады.

Әмир Ризванов кумитэ ысулы буенча 2 урын (5нче гимназия, 1 сыйныф), Азалия Сабирова кумитэ ысулыннан – 2нче, ката ысулыннан – 1 нче (3нче мәктәп, 3 сыйныф), Искәндәр Нотфуллин кумитэ һәм катадан 1 урынга (Урта Бирәзә мәктәбе, 4 сыйныф) лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International