Экология елы кысаларында, шәһәр администрациясе “ЭкоТехнология” һәм “Жилкомбытсервис” белән берлектә шәһәребезнең барлык белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә калдыкларны аерым җыюны оештырды. Россиядә Coca-Cola системасының “Безнең белән бүлеш” федераль проекты кысаларында узучы, калдыкларны аерып җыю практикасына юнәлгән әлеге проект ярдәмендә яшь буын кечкенәдән калдык- лар белән дөрес эш итәргә өйрәнә һәм әйләнә-тирә мохиткә, табигатькә карата җаваплылык тоеп үсә.