Наласада ярышлар
2 декабрьдә Наласа урта мәктәбендә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча “Игенче” хуҗалыгы призына район беренчелеге үткәрелде. Арча районының 16 мәктәбеннән 109 көрәшче килгән иде. Әтнә районыннан да 11 спортчы катнашты. Алар 11 үлчәү авырлыгында көч сынашты.
Бәйгене ачу тантанасында спортчыларны район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов һәм ярышларның иганәчесе “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдинов котлады, уңышлар теләде.
Ярышлар башланыр алдыннан Наласада озак еллар тренер булып эшләүче, татарча көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионнары тәрбияләгән Таһир Лотфуллинга районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Кызыклы ярышлардан соң җиңүчеләр билгеле булды. Апаз мәктәбеннән Риназ Гыйльмуллин, Ашытбаш мәктәбеннән Райнур Фәйзрахманов, Шушмабаштан Илдар Гобәйдуллин, Арчаның 3нче мәктәбеннән Эмиль Гыйззәтуллин, Яңа Кенәрдән Илсаф Хәбибуллин, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Динияр Моратов, Утар Атыдан Рәдис Закиров, Шушмабаштан Илназ Хәйретдинов, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Рәлиф Сәләхетдинов, Яңа Кенәрдән Габдулла Сабиров, Яңа Кенәрдән Адель Сингатуллин үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны алдылар.
Командалар арасында 6нчы мәктәп көрәшчеләре беренчелекне яулады. Яңа Кенәр мәктәбе – икенче, Шушмабаш мәктәбе өченче булды. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга медальләр һәм грамоталар, “Игенче” ширкәте әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Иганәче ярышта катнашучыларны ашатуны оештырды.
Ильяс Сәхәпов