Ягулыкны алмаштырабызмы
Район Советында машина-трактор двигателен газ ягулыгы белән эшләтү базарын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер–министры ярдәмчесе Эльдар Адеев алып барды.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының газ белән тәэмин итү һәм ягулык инфраструктурасы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илдар Нәбиев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалыгы министрлыгының бүлек җитәкчесе Рөстәм Хәкимов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының әйдәп баручы белгече Наил Алиуллов, Татарстан Республикасының кече бизнесны һәм эшмәкәрлекне үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе урынбасары Рифкат Хисамиев һәм техниканы газ ягулыгы белән эшләүгә күчерү белән шөгыльләнүче төрле оешма вәкилләре чыгыш ясады.
2013 елда “2013–2023 елларда Татарстан Республикасында моторларның газ ягулыгы белән эшләү базарын үстерү” программасы кабул ителде. Әмма программа әлегә акрын темпларда тормышка ашырыла. Республикада техниканы табигый газ (метан) ягулыгы белән тәэмин итүче нибары 19 станция эшли. Станцияләр клиентлар юк дип төзелми, ә клиентлар станция юк дип, газ ягулыгына күчәргә тәвәккәлли алмый. Чыгыш ясаучылар техниканы газ ягулыгы белән эшләтүнең файдасы турында сөйләделәр. Газ ягулыгы белән эшләүче техника бензин, соляр белән эшләүгә караганда 3 тапкырга күбрәк файда бирә икән. Техниканың табигый газ ягуы табигатьне пычратмавы белән дә отышлы. Аны урлап та булмый, диләр.
Соңыннан без җаваплылыгы чикләнгән “Газпром” җәмгыятенең коммерция бүлеге белгече Адел Зәйнулловтан районда табигый газ ягулыгы белән тәэмин итүче станцияне ачу өчен төп шартның нәрсә икәнен сорадык.
– Станциядән 50гә якын авыр техника (йөк машиналары, трактор, автобуслар) газ ягулыгы ала икән – станцияне төзеп була, – диде ул.
Киңәшмәдә техниканы газ белән эшләүгә күчерү, газга көйләнгән өр-яңа техника сатып алу буенча аерым программалар эшләве турында да сөйләделәр.
Басуда эшләүче тракторларны район үзәгендәге станциягә китереп йөртү мөмкин эш түгеллеге хакында да сүз булды. Белгечләр бу мәсьәләне дә хәл итеп булуын аңлаттылар. Хәрәкәт итүче станцияләр ярдәмгә киләчәк. 6 млн. сумлап торучы әлеге станцияне аренда юлы белән файдалану мөмкинлеге бар. Ул вакытта газ ягулыгының 1 куб.м.ы якынча 20–22 сум торачак.
– Әмма бу сезгә барыбер дә солярга караганда ике тапкырга файдага төшә, – дип аңлатты ТРның Премьер-министр ярдәмчесе Элдар Адеев.
Соңыннан Яр Чаллыдан килгән “Сынау лабораториясе – 16” җәмгыяте генераль директоры Александр Литяковтан хәвеф-хәтәрсез эшләү, куркынычсызлык чаралары турында сораштык.
– Бензин белән эшләүче җиңел машинамы ул, соляр ягучы авыр техникамы – аларның берсен дә үзлегеңнән газ белән эшләүгә күчерергә ярамый, – дип, катгый итеп әйтте Александр Литяков. – Бу эшне махсус белемле белгечләр башкарырга тиеш. Бәла-казалар әнә шуннан килеп чыгарга мөмкин.
Киңәшмәдән соң да сөйләшүне дәвам иттеләр. Моның белән кызыксынучылар бар иде.
Румия Надршина