29 ноябрьдә Казанда "Милли хәзинә" исемле Идел буе халык иҗаты балалар һәм яшүсмерләр фестивале узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да үз осталыкларын күрсәтте.
"Аерым җыр башкару" номинациясендә Зарина Никитина III урынга (җитәкчесе Сабирова Гөлнара Барый кызы), "Дизайн" номинациясендә Зөһрә Сибәгатуллина III урынга (җитәкчесе Фәтхуллина Райлә Динулла кызы),
"Декоратив-кулланма иҗат" номинациясендә "Һөнәр планетасы" иҗат коллективы III урынга лаек булдылар (җитәкчесе Кочурова Зөлфия Габделхалик кызы).
Милли мәдәниятны саклауга һәм үстерүгә, Идел буе халыклары иҗатын популярлаштыруга юнәлтелгән "Милли хәзинә" проектында актив катнашкан өчен Сабирова Гөлнара Барый кызы һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе коллективы Рәхмәт хатына лаек булды.