Әнә, нинди алар!
Яңа Кенәр интернат мәктәбенә килгән саен балалар сокландырмый калмый. Бу юлы район Мәдәният йорты белгечләре белән балаларның сәхнә осталыгын бәяләргә бардык. Иң яхшылар инвалидлар ункөнлегендә район Мәдәният йортында чыгыш ясаячак.
Яңа Кенәр интернат мәктәбе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Илсөя Мөхәмәдиева: “26 номер булачак”, – дигәч, “Ничек карап бетерербез!” дигән идем, бер мизгел эчендә үтте дә китте ул.
Чыгышларын караган саен җыр ансамбльләренә, күмәк биюләренә, шигырь (әле озын!) сөйләүләренә исем китеп, сәхнәгә әзерләгән укытучыларына, тәрбиячеләренә һәм, әлбәттә инде, балаларның үзләренә эчтән генә “афәрин!” дип утырам. Алар бу юлы да күмәкләп җырладылар, төрле биюләр башкардылар, халык уен кораллары ансамблендә уйнадылар, шигырь дә сөйләделәр. Соңыннан район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гарифҗанова: “Сез быел бигрәк тә яхшы әзерләнгәнсез, хәтта мәктәпләрне дә уздыр- дыгыз”, – дигән бәяне бирде.
Биюләр берсеннән–берсе күңелле иде. Хореографны күрәсе килеп:
– Сезнең хореограф кем? – дип сорадым.
– Безнең аерым хореограф юк, тәрбиячеләр биергә өйрәтә, – диделәр.
Шундый тәрбиячеләрнең берсе Лимана Каюмова:
– 13–14 яшьлекләр белән эшлим, – дип таныштырды үзе белән. – 30 ел инде монда. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөрдем. Биергә яратам. Махсус хореограф булмасам да, балаларны яратып биергә өйрәтәм. Казанга да фестивальгә үттек, анда да чыгыш ясарга барачакбыз.
Ә Арча сәхнәсендә алар белорус халык биюе белән чыгыш ясаячак.
Блокнотыма “Мари биюе бик шәп!” – дип язып куйганмын. Ике яшүсмернең тыпыр-тыпыр сәхнәдә биюе күз алдына килде. 12 яшьлек Сережадан күзне алып булмый. Шәп бии! 13–14 яшьлек малайларның “Моряклар” биюен шулай ук яратып карадык. Ниләр генә эшләмәде алар! Ә татар һәм белорус биюләрен ничек оста итеп башкардылар, вальс әйләнделәр!
Яшүсмер кыз Фаина да матур биюе һәм шигырь сөйләве белән үзенә әсир итте. “Уракчы кыз” биюен Фәридә белән үтә дә бирелеп башкарды ул. Нинди озын шигырь ятлаган. Һ.Такташның “Мокамай” шигыре бик җиңелләрдән саналмый.
– Биергә Илһамия Тәлгатовна һәм Гөлнур апа өйрәтте, – дип сөйләде ул безгә.
12 яшьлек Риназ күптән түгел Казан артистлары килгәч, җыр-
чыларга кушылып җыр-
лавы һәм җырның сүзләрен, көен белүе белән шаккатырган иде инде. Бүген дә ул җырлавы һәм шигырь сөйләве белән сәхнә түрендә булды.
– Җырларны каян беләсең? – дип сорыйбыз үзеннән.
– Телевизор карыйм, радио тыңлыйм.., – дип сөйләп китте ул. – Укытучы, тәрбияче апалар да өйрәтә.
...Ирек Ибәтуллин җитәкчелегендә балалар халык уен коралларында уйнарга сәхнәгә чыгып бастылар.
– Күрегез әле, нинди матурлар бит алар, – дип пышылдады колагыма тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөя Мөхәмәдиева. – Шулкадәр якын алар безгә. Без шушы балалар өчен нишләргә белмибез.
Күмәк бию башкарганда Рамазан турында аерым әйтеп үтте директор урынбасары. Андагы тырышлык, яшәү көче искиткеч, дип мактады ул малайны.
Әнә нинди алар! Без якын көннәрдә Яңа Кенәр интернат мәктәбе укучыларын кабат район сәхнәсендә күрәчәкбез.
Румия Надршина