Киләчәктә хәл ителерме?
Ноябрь ахырында район хакимияте бинасында “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева гражданнарны кабул итте.
Очрашуда Татарстан Республикасы сәламәтлек сак-лау министры урынбасары Елена Шишмарева, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең үзәк инспектор бүлеге җитәкчесе Елена Арефьева, район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район үзәк хастаханәсе баш табибы Тәлгать Баһаветдинов, Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Миләүшә Фәттахова һәм башкалар катнашты.
Гадәттә, бездә күп проблемалар урында һәм вакытында хәл ителә. Район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Любовь Осина, депутатлар гражданнарны кабул итәләр, гозерләрен тыңлыйлар, аларны мөмкин булганча чишәргә тырышалар. Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә
Татьяна Воропаева тиешле урыннарга шалтыратып, очрашуга килгән җитәкчеләр белән киңәшләшеп, җавапларын бирде.
– Соңгы вакытта бер һәм күбрәк бала тәрбияләгән хатын–кызларның пенсия- ләре арта. Әмма ул медицина һәм педагогика өлкәсендә эшләп чыккан пенсионерларга кагылмый. Киләчәктә бу мәсьәлә хәл ителерме?
– Медицина хезмәткәрләренә авыл җирендә – 25, шәһәрдә 30 ел, педагогика өлкәсе хезмәткәрләренә 25 ел стаж кирәк. Яңадан исәп–хисап ясаган очракта аларның стажлары кимергә мөмкин, – дип аңлатты Рузия Нурмөхәммәтова. – Ә без кешегә яхшы булсын өчен эшлибез. Киләчәктә бу категория кешеләрнең һәрберсе аерым каралачак.
– Бала билгеле бер вакыт балалар бакчасына бармый, әмма барыбер абонент түләү алына. Ашау өчен генә түләнми. Әлеге мәсьәлә кайчан да булса ата–аналар файдасына чишелерме икән?
– Бу мәсьәлә уңай хәл ителгән кайбер балалар бакчалары бар. Сез ата–ана һәм балалар бакчасы арасында төзелгән килешүне яхшылап укып чыгыгыз. Анда нәрсә дип язылган? – диде Татьяна Воропаева. – Ә Мәгариф һәм фән министрлыгының бу сорау буенча җавабы бер – түләү мәсьәләсе элеккечә кала. Кешеләр эшкә килә. Аларга хезмәт хакы түләргә кирәк. Менә шуны сәбәп итеп куялар. Аннан урын алып калып, баласын йөртмәгән ата–аналар да бар бит. Ә бу вакытта кемдер баласын урнаштыра алмый интегә.
Иске Чүриледән пенсия яшендәге ир белән хатынның сораулары үзара салым акчасына кагылды. Аларга 200әр сум үзара салым акчасы түләмәгән өчен 2000әр сум штраф салынган һәм приставлардан суд карарын үтәтү турындагы кәгазь килеп төшкән. Димәк, мондый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен үзара салым акчасын вакытында түләргә кирәк.
Гөлсинә
Зәкиева