Мәсхүдә әбигә 90 яшь

2017 елның 8 декабре, җомга

 

Мәсхүдә әбигә 90 яшь

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 4 декабрьдә Арча шәһәрендә яшәүче Мәсхүдә Хәкимованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Мәсхүдә әби Сөрде авылында туган. Казан шәһәрендә пед- училище тәмамлагач Кызыл Яр, Яңа Иябаш, Яңа Кырлай мәктәпләрендә укыта.

1948 елда Магнитогорск шәһәренә китә. Шул елны авылдашы Мөхәммәтвәлигә кияүгә чыга. Бергәләп дүрт бала үстерәләр.

Ильяс СӘХӘПОВ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International