Арчада геройлар көнен билгеләп үттеләр

2017 елның 8 декабре, җомга

Арчада геройлар көнен билгеләп үттеләр

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне Геройлар белән очрашулар традициягә әверелеп бара. Менә икенче ел рәттән инде безгә Россия Геройлары кайта, мәктәпләрдә укучылар белән аралаша. Узган ел Россия Герое Дмитрий Сафин кайтып киткәннән соң, Арча икенче мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отрядына аның исеме бирелгән иде.

Россия Герое Дмитрий Сафин быел да Арчага килде. Герой белән очрашу үзенчәлекле үтте. Арча зиратында Советлар Союзы Герое Владимир Ежковның әнисе Клеопатра Ежкова һәм туганнары кабере янында митинг булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, Ежковның туганнары Ольга һәм Анна Прокофьевалар, Арчаның беренче мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

– Бөек Ватан сугышында якташыбыз, мәктәбебездә белем алган В.Ежков һәлак була. Аның турында дуслары: “Ул я күкрәге тулы орден–медаль белән кайта, я герой булып яу кырында ятып кала”, – дигән була. Аның батырлыгы һәрвакыт безнең күңелләрдә сакланачак, – диде 1нче мәктәпнең музей җитәкчесе Илмира Ибраһимова.

– Без үзебезнең Геройларыбыз белән горурланабыз. Алар безнең матур киләчәгебез өчен көрәште. Геройларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк, – диде Илшат Нуриев. – Киләчәктә беребезгә дә сугыш ачысын татырга язмасын.

Ольга Прокофьева Валентин Ежковны, әнисе Клеопатра Михайловнаны онытмаулары өчен район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

– Геройлар беркайчан онытылмасын, киләчәк буыннар да бу изге эшләребезнең дәвамчылары булсын иде, – диде Дмитрий Сафин.

Геройларны искә алу шәһәр үзәгендә “Дан” мемориалында дәвам итте. Бирегә укучылар да килгән иде.

– Күз алдына китерегез, һәрберегезнең бабасы, туганы сугышта катнашкан, һәлак булган, исән–сау кайтып та, хәзер инде вафат. Аларның барысы да герой. Алар алдында без баш иябез. Алар киләчәк буын бәхетле булсын өчен көрәшкән. Сез яхшы укуыгыз, матур гамәлләрегез белән җавап бирегез. Матур яшәгез, бәхетле булыгыз, – диде Илшат Нуриев.

Мемориал каршындагы ак карга кызыл чәчкәләр ятты, һәркем башын иеп һәлак булганнарның рухын искә алып бер минутка тын калды. Геройлар һәйкәлләре янына да чәчәкләр салынды.

Очрашу Арчаның алтынчы мәктәбендә дәвам итте. ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов һәм “кайнар нокта”да күрсәткән батырлыгы өчен Герой исеме алган Дмитрий Сафин укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова да чыгыш ясады. Укучылар Геройлар, “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары белән фотога төштеләр.

Арчада Бөтенроссия “Яшь армиячеләр” балалар–яшүсмерләр хәрби–патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе (штаб җитәкчесе Илдус Әскәров) уңышлы гына эшләп килә. Бу көнне Арча Укучылар сараенда яшь армиячеләр белән дә очрашу узды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Россия Герое Дмитрий Сафин, “Яшь армиячеләр” төбәк хәрәкәте штабы җитәкчесе, запастагы генерал–майор Александр Бородин катнашты.

– Бүгенге көндә республикада 1062 отрядта 16000 яшь армияче бар. Максаты – тарихыбызны, географиябезне өйрәнү, өлкәннәр турында кайгырту, сугыш, тыл ветераннарына ярдәм күрсәтү һәм башкалар. Арча районын мин бүген мактап кына телгә алам, – диде генерал–майор һәм Илдус Әскәровка, икенче мәктәптән яшь армиячеләр Левон Алврцян һәм Адель Гариповка Мактау грамоталары тапшырды.

Кунаклар, яшь армиячеләр белән бергә, Җиңү паркында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салдылар, Арчаның җиденче мәктәбендә дә укучылар белән очраштылар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International