“Авырлыкка туры карап яшим”

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

“Авырлыкка туры карап яшим”

1–10 декабрьдә районда физик яктан мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге үткәрелде. Бу уңайдан һәркайда, мәдәният, спорт өлкәләрендә, халыкны социаль яклау бүлеге тарафыннан, мәктәп укучылары катнашында, китапханәләрдә төрле чаралар, очрашулар, бәйгеләр, ярышлар, концертлар оештырылды. 11 декабрьдә Арча Мәдәният йортында ункөнлеккә нәтиҗә ясалды.

Иң кызыгы ункөнлек барышында мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең үзләре арасыннан талантларны барлау булгандыр, мөгаен. Тамашачы каршына чыгу, чыгыш ясау, алкышлар яулау – менә алар өчен иң зур шатлык. Ункөнлеккә нәтиҗә ясау уңаеннан оештырылган концертта да җырга, биюгә, нәфис сүз сөйләргә оста булган физик яктан мөмкинлекләре чикләнгән балалар, егетләр, кызлар һәм өлкәннәр чыгыш ясады.

– Сез җәмгыятебезнең тулы хокуклы һәм актив кешеләре. Районыбызда үткәрелгән чараларда катнашасыз, спорт ярыш- ларында уңышларга ирешәсез, тулы канлы тормыш белән яшисез. Бүген моны үзегез дә күрерсез. Киләчәктә дә сәламәтлек, уңышлар телибез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.

Концерт искиткеч матур үтте. Һәр чыгыш ясаучыдан ул көнне нур бөркелеп тора иде. Дәртләнеп биеделәр, җырладылар, нәфис сүз сөйләделәр, үзләре язган шигырьләрен тамашачы хөкеменә җиткерделәр. Концертны Арча Мәдәният йортыннан Данис Гайфуллин белән берлектә Күпербашта туып–үскән, хәзер Арчада яшәүче Гүзәл Абдуллина алып барды.

– Мин түгәрәк гаиләдә туып–үстем. Өйрәнгәнең үзең өчен дип массажчы һөнәрен үзләштердем, юрист булырга укырга кердем. Бәйгеләрдә катнашып, уңышлар яуладым. Тик бу ел минем өчен кайгылы килде – иң кадерле кешем – әнием вафат булды. Аңа, әтием, абый–апаларыма рәхмәтем чиксез зур, – диде үзе белән таныштырып Гүзәл Абдуллина һәм Фәнис Яруллинның бик матур шигырен сөйләде.

– Сез батырлар! Бүген сәхнәгә чыгып чыгыш ясавыгыз үзе зур батырлык, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов.

Шушы батыр егетләр һәм кызлар идәннәрне дер селкетеп биеде, тирә–юньгә җыр–моң таратты. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә искиткеч сәләтле балалар тәрбияләнә. Укытучылары, тәрбия- челәре дә алар өчен җан атып тора. Интернат мәктәп укучылары үзләре генә дә зур концерт куеп чыга ала. Бу көнне “Улыбка”, “Непоседы”, “Яшьлек”, “Ромашка”, “Калейдоскоп” бию коллективлары, 5нче сыйныф укучылары, “Веселые нотки” ансамбле, Сергей Алексеев белән Фәридә Вәлиева, Риназ Гобәйдуллин, Лилия Рәхимова чыгышлары алкышларга төренде.

Иске Кишеттән Рәнис Хәйруллин, Шушмабаштан Айрат Хәйруллин җырладылар, Фәрхат Зыятов, Камил Саттаров нәфис сүз осталары булуларын тагын бер кат исбатладылар, Яңа Чүриле психоневрологик интернаттан Елена Буланова шигырь сөйләде, Оксана Титова җырлады, “Вдохновение” бию төркеме вальс башкарды, Иске Чүриледән Алинә Хәйруллина үзе язган шигырен укыды.

Арча станциясендәге күпфункцияле үзәктән Зилә Сөнгатуллина бочче уйный, җиңүләр яулый. Ул җырлый да икән. Тукайның “Туган тел”ен зал аягүрә басып аңа кушылып башкарды, аннан үзен алкышларга күмде. Ә Наласадан Римаз Закиров бар тамашачыны сокландыр-
ды. Ул җырлады да, “Умырзая” бию төркеме составында биеде дә. “Авырлыкка туры карап яшим, чөнки минем кешеләргә кирәгем бар”, – диде ул.

Соңыннан Рамил Мөхетдинов концертта катнашучыларның һәрберсенә бүләкләр тапшырды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International