Укытучылар шәп йөзә

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Укытучылар шәп йөзә

Мондый ярышны күргән юк иде әле. Шимбә көнне иртән район мәгариф идарәсе профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов шалтырата: “Профсоюз әгъзалары ярыша, бассейнга килеп китә алмассызмы икән”, – дип.

Бассейнга килгәндә мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр – бар да йөзү костюмнарыннан ярышка әзерләр иде инде. Көлешеп тә алдык: фотога төшерим дә һәм...газетаның – 1нче битенә! Ә менә ярышлар башлангач, шаяруның эзе дә калмады. Бар да җитдиләр, берәүнең дә сынатасы килми. Суга сикерергә әзер торуларыннан ук чамалап була: кемнең ничек йөзәсен. Шушмабаш мәктәбенең информатика укытучысы озын буйлы Илнар Нуриҗановның йөзүенә сокланып карап тордык. Соңыннан үзеннән: “Сез йөзүче мәллә?” – дип сорадык. “Юк”, – дисә дә, сәбәбен белергә тырыштык. “Турникта тартылам, – дип сөйләде Илнар. – Көн саен 5–6 километр йөгерәм, кышын чаңгыда йөрим”. Ярышта 3нче нәтиҗә анда булды. Шулай ук оста йөзүче хезмәттәше Әнис Шәймәрданов: “Җәен су коенабыз, – дип сүзгә кушылды. – Безнең тирәдә су коенырга урыннар җитәрлек”.

Эстафета вакытында 2нче мәктәп йөзүчеләренең бердәмлеге, өлгерлеге игътибарны җәлеп итте. Рус теле укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина йөзеп тә карый! Җан–фәрманга, артыннан җитәм, димә. “Кечкенәдән су коенып үстек, – дип сөйләде Айван авылыннан Гөлнара. – Хәзер дә җәй буе су коенабыз. Каенсар күленә дә барабыз. Балаларны да йөзәргә өйрәттем. Бассейнга килгәлибез”.

Өч ир-егет стартка тезелеп баскач: “Әнә, теге егет бик шәп йөзә!” – дип пышылдаштылар. Чыннан да, чын йөзү үрнәген күрсәтте ул ир–егет. “Арчаның 5нче гимназиясендә каравылда торам, – дип таныштырды ул үзе белән. – Радик Заһидуллин булам. Йөзү буенча махсус белемем юк. Бассейнга йөрим. Күбрәк Казан бассейнында йөзәм. Чөнки Казанда да эшлим”.

Яңа Кенәр балалар бакчасында музыка дәресе алып баручы Рәмзия Гайфуллинаның әйбәт йөзгәнен белә идем инде. Чөнки бассейнда очрашкаларга туры килде. Ул анда спортсменнарча йөзүе белән безне шаккатыра иде.

– Әле дә бассейнга йөрисезме? – дип сорадым үзеннән.

– Әйе.

Рәмзия Шурада яши. 50 километр ераклыктагы Шурадан Арчага бассейнга йөреп кара әле син! Үзе руль артында.

Сүзгә район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов кушылды.

– Рәмзия безнең башлангыч проф- союз оешмасы җитәкчесе дә, бик матур җырлый да, гармунда да уйный, кыскасы, төрле яктан булган кеше, – дип мактады ул хезмәттәшен. Рәмзия ярышта 2нче урынны алды.

...Нәтиҗәләрне әйтер вакыт җитте. Бар да дулкынлана. Арчаның 2нче мәктәбе эстафета командасы (2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз) без призлы урынга кермәдек, дип, үпкәләп кайтып киттеләр. Чөнки анда бәхәс чыккан иде. Эстафетаны икенче берәүгә тапшыр- ганда аяк белән бассейн стенасына кагылырга кирәк икән. Янәсе, командадан Гөлнара эстафетаны тапшырганда аягы белән стенага кагылмаган. Ә ул: “Кагылдым”, – дип бара. “Призлы урынга керәсе идек”, – дип гарьләнеп кайтып киттеләр. Һәм... шаккатыргыч хәл! Арчаның 2нче мәктәбе командасы эстафетада беренче урында! Эстафетада 2нче урынны Шушмабаш мәктәбе командасы, 3нче урынны Түбән Мәтәскә командасы яулады.

1нче урынны алган иң оста йөзүчеләрне әйтеп үтәм: 40 яшькә кадәр – Арчаның 4нче балалар бакчасыннан Раушания Закирова, Апаз мәктәбеннән Марат Фаязов, 40 яшьтән соң – Арчаның 5нче гимназиясеннән Гөлназ Садыйкова, Радик Заһидуллин. Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырылды. Тиңләшергә оста йөзүчеләр бар. Я, ничек, бассейнга йөри башлыйбызмы? Хәер, йөгергән, чаңгы шуганнар да оста йөзә икән.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International