Арчада бер көндә өч тантана

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Арчада бер көндә өч тантана

8 декабрьдә Арча җирлегендә өч изге вакыйга булды – Ташкичү мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани музее, Мәрҗани чишмәсе һәм Симетбашта “Нурислам” мәчете ачылды.

Аларда күренекле шәхесләр, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Бу чара мәгърифәтче, дин әһеле, күпкырлы галим Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Безнең өчен боларны көтелмәгән хәл, дип әйтеп булмый, чөнки барысы да күз алдыбыз- да калкып чыкты. Барып күрергә дә, сокланырга да өлгердек.

Ташкичү Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү белән чиксез горурлана. Шиһабетдин Мәрҗани чирек гасыр шушы авылда яшәгән, аның балачагы, яшьлек еллары биредә узган. Данлыклы Ташкичү мәдрәсәсендә белем алган. “Бу мулла баласы сәламәт булып үссә, галим булачак”, – дигән аның аң-белеменә сокланган авыл халкы. Менә шулай мәгърифәтченең галимлеккә юлы да Ташкичүдән башланган.

Бүгенге көндә Ташкичү мәктәбендә авылның горурлыгы булып Мәрҗани музее урын алган, килгән кунакларны территориясенә куелган һәйкәле (шуның янында ук аның туганы Мәхмүт Галәүгә дә һәйкәл бар) каршы ала. Бу чара да шулар янында башланып китте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, музейны булдыруда һәм һәйкәлләрне төзүдә зур ярдәм иткән “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы, якташыбыз Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм башка бик күп кунаклар катнашты.

– Мәрҗани – ул безнең тарихыбыз. Аның исемен мәңгеләштереп калу – безнең изге бурычыбыз, – диде Лотфулла Шәфигуллин. – Әтнә районы Ябынчы авылында (Мәрҗанинең туган авылы) һәйкәл куйдык, муллалар коесын төзекләндердек. Ташкичүне (мәгърифәтче чирек гасыр гомер иткән авыл) хәзер музей тулыландырачак.

– Агачның тамыры булмаса, ул корый. Милләт булып яшәргә телибез икән, без тарихыбызны сакларга, шәхесләребезне белергә тиеш. Мәрҗани әсәрләре белән дәресләр бирәбез. Без аны дин әһеле, мәгърифәтче буларак кире кайтардык, – диде Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Кызыл тасманы кисеп, кунаклар музейга үтте. Ә музей искиткеч. Заманча, зәвык белән эшләнгән, мәгълүматлар, материаллар бик күп. Дөрес, күбесенең төп нөсхәсе түгел, әмма аларның күчермәләре дә бәһасез.

Район башлыгы Илшат Нуриев шушындый бай эчтәлекле, кечкенә булса да, эче тулы төш кенә музей төзүдә ярдәм иткән өчен Лотфулла Шәфигуллинга олы рәхмәтен белдерде.

– Музейны күрү белән шул Мәрҗани чорына барып кергәндәй булдым, – диде соңыннан Ташкичүдә гомер итүче хезмәт ветераны Гөлсәрия Нуриәхмәтова.

Бу көнне Ташкичүгә махсус Мәскәүдән Шиһабетдин Мәрҗанинең туганы Мәхмүт Галәүнең оныгының кызы Анастасия Галәветдинова да кайткан иде.

– Бу чара безнең өчен көтмәгәндә булмады. Без аңа әзерләндек. Мин Ташкичүгә кайтып та киттем, мәктәпкә Мәхмүт Галәүнең улы Надыйрның шәхси әйберләрен бүләк иттем, – диде Анастасия Галәветдинова. – Бабам һәм әтием мондый эшләр белән шөгыльләнә алмаган. Бабам халык дошманы баласы буларак күп авырлыклар кичергән. (Ул хәрби булган. Ерак Көнчыгышка киткән. Безнең бөтен гаилә шунда төпләнде). Хәзер мин алар эшли алмаганны башкарырга тырышам.

Анастасия Галәветдинова рәхмәт йөзеннән Лотфулла Шәфигуллинга үзе эшләткән истәлек медале бүләк итте.

Аннан кунаклар Ташкичү авылыннан ерак түгел генә урнашкан шулай ук “Таттелеком” җәмгыяте тарафыннан төзекләндерелгән Мәрҗани чишмәсен ачарга юнәлде. Бу чишмәнең тарихы ерак- ларга барып тоташа.

– Чишмәнең тарихы кайчан барлыкка килүе белән түгел, кайчан халык куллана башлавы белән бәйле, – диде Ташкичүдә яшәүче Нурис- лам Гәрәев. –Авыл халкы шушы тирәгә печән чабарга йөргән һәм шушы чишмәнең суын эчкән.

– Җиләккә килүчеләр дә чишмә суы белән сусавын баскан, юл янында гына булганга, узгынчылар биредә тукталган. Берара чишмә үзенең юлын югалткан иде. Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән ул яңадан үз агымын тапты, – диде Ташкичүдән хезмәт ветераны Розалия Насыйбуллина.

Кызыл тасманы кисеп, кунаклар чишмәгә узды. Биредә аларны чиләк–көянтә аскан, милли киемнәр кигән кызлар каршы алды.

– Иң кызыгы, бу чишмәгә яшь чагында Шиһабетдин Мәрҗани еш йөргән. Димәк, ул аның суын эчеп үскән, – диде Лотфулла Шәфигуллин. – Бу чишмәне төзекләндерүгә дә мине шушы әйбер этәрде.

– Лотфулла Нурисламович безнең районда өч чишмә төзекләндерә. Ахун чишмәсен ачтык, менә бүген Мәрҗани чишмәсе кунакларны кабул итә, Курсави чишмәсе эшләнә. Зур рәхмәт аңа, – диде Илшат Нуриев.

Ә мәчеткә килгәндә, бу көнне Симетбашта, якташыбызның туган авылында “Нурислам” мәчетен ачу тантанасы булды. Ул аны әтисе Нурисламның – 90, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан төзеткән. Искиткеч матур, зәвыклы, күркәм бина. Ерактан ук күзгә ташланып, халыкны үзенә тартып тора. Изгелек эшлим дисәң, чишмәләрне төзекләндер, мәчет сал, диләр. Лотфулла Шәфигуллин моның икесен дә башкара. Шунысына да игътибар итәргә кирәк, музейны да, чишмәне дә ачу тантанасы дога белән башланып китте. Бу зур йөрәкле, изге күңелле кешенең эшләре дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән уңышлы бара.

Ул көнне әйтелгән азан бөтен авылга таралды, йортларга нур булып иңде. Мәчеткә йөрүчеләр күп булсын, ишеге ябылып тормасын иде.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International