III районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы мәгариф идарәсенең 2017/2018 уку елына эш планы нигезендә сәләтле балаларны ачыклау, укучыларны эзләнү эшләренә тарту, Мөхәммәт Мәһдиевнең  иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең әсәрләрен пропагандалау һәм коммуникатив хәбәрдарлык формалаштыру максатыннан, 2017 нче елның 13 нче декабрендә Арча муниципаль районы Г. Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбе базасында  III  районара   Мөхәммәт Мәһдиев укулары үткәрелде.

    III районара   Мөхәммәт Мәһдиев укуларына 276 эш кабул ителде. Шул эшләрнең 82 се II турга үтте. Укуларның эш юнәлешләре түбәндәгечә булды: “Мин – авыл баласы...” үз туган төбәгенең табигатен саклау бурычын алга куеп хикәя – тасвирлама язу. (5-7 нче класслар);  “М.Мәһдиев иҗат иткән темаларның әдәбиятта бирелеше”. (8-9 нчы класслар); “Туган ягымның күренекле кешеләре”. ( 8 – 11 нче класслар). 

III  районара   Мөхәммәт Мәһдиев укуларына Актаныш, Азнакай, Сарман, Түбән Кама, Кукмара,  Балтач, Мамадыш, Спас, Саба, Арча муниципаль районнарыннан, Казан, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән катнашучылар килде. Ел саен Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын өйрәнүче, аның иҗатын яратучылар даирәсе киңәя. Галиәсгар Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә авылдаш язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев укуларын оештыру безнең өчен зур горурлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International