Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорчылыктан саклану максатында 2017 елның 23 декабреннән 2018 елның 13 гыйнварына кадәр Арча үзәк стадионы юнәлешендә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә. “Хәрәкәт чикләнә” дигән билгеләр (3.2) Вахитов белән Беренче май урамнары кисешкән урында, Вахитов урамының үзәк стадионга төшкән турысында; Ежков урамында 9нчы йорт каршында, шулай ук стадионга таба хәрәкәт иткән турыда; станциягә илтүче машина юлына Подгорный урамы тоташкан җирдә куелачак.