Халыкта ышаныч уята

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Халыкта ышаныч уята

Сентябрьдә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы “Иң яхшы терлекчеләрнең ялын оештыру бүлмәсе”нә бәйге игълан иткән иде. Анда “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең Курса–Почмак сөтчелек фермасы да катнашты һәм беренче урынны яулады.

Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Рәхмәт хаты, профсоюз оешмасы җитәкчесе Исламгали Минһаҗевка Диплом, фермага радио- алгыч тапшырылды.

Бәйгедә ял бүлмәсе генә түгел, душ, бәдрәф, җылы су, янгынга каршы щитлар булу – бар да исәпкә алынган. Ферма мөдире, шул ук вакытта ясалма орлык- ландыручы Гөлсөя Галимбекова безгә һәр бүлмәне күрсәтеп чыкты. Савымчылар белән дә очраштык. Алар биредә ял итәләр, чәй эчәләр, бәйрәмнәр дә үткәрәләр икән.

Заманында бер җитәкче: “Һавадагы йолдызларны җыйсаң, бер ай чыкмас, Кесмәс буе хәерчеләрен җыйсаң, бер бай чыкмас”, – дигән булган. Бу сүзләр “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең профсоюз рәисе Исламгали Минһаҗев күңеленә нык сеңеп калган. Кызык, әлеге җитәкчене Сеҗе якларына алып килеп, аның бүгенге тормышы белән таныштырсаң, ни дип әйтер иде икән? 14 авылны берләштергән “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең кайсы гына өлкәне алма, һәркайсында уңышлары бар.

Авыллар да үзгәреш кичерә. Юллар төзекләндерелә, яңа социаль объектлар калкып чыга, халыкның тормыш-көнкүреше көннән-көн яхшыра. Иң мөһиме – эшлим дигән кешегә эш бар, яшәү өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырыла.

– Бездә барлык эш профсоюз комитеты белән киңәшеп башкарыла. Минемчә, бик кирәк оешма, – диде хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов. – Бу эшне бездә Исламгали Минһаҗев алып бара. Ул бөтен кешене, аларның мәнфәгатьләрен белеп тора. Сабантуйлар, өлкәннәр, инвалидлар көннәре, беренче, соңгы кыңгыраулар, мәчетләр, мәдәният йортлары, клублар – барысын да бергә-бергә эшлибез. Үлем-җитем яисә авырып китүчеләр булса, кеме дә булса хуҗалыкта эшләгән очракта, матди ярдәм күрсәтелә, хастаханәдә дәваланып ятса да, күчтәнәчләр белән янына хәл белергә барырга, халыкның ихтыяҗын үтәргә тырышабыз.Терлекчеләрне шәһәргә концерт, спектакльләргә алып баруны яки артистларны үзебезгә чакыруны оештырабыз.

Спорт ярышлары да профсоюз комитетыннан башка үтми. Менә ничә ел рәттән инде “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте барлык спорт төрләре буенча районда алдагы урыннарда. Көрәш, волейбол, кул көрәше, шахмат, шашка – нинди генә спорт төрен алма, район ярышлары алардан башка үтми. Башта үзләрендә ярышлар оештырып, җиңүчеләрне билгелиләр, аннан иң яхшыларны хуҗалык данын якларга районга җибәрәләр. Ә алар, гадәттә, җиңү яуламый кайтмый. “Ак барс” холдинг компаниясе үткәргән ярышларның да берсен дә калдырмыйлар. Физкультура укытучы Хәлил Хәсәнов кебек тынгысыз җаннар булганда, җитәкчеләргә дә җиңел. Ә татарча көрәш, кул көрәше буенча хуҗалык үзе түләп махсус тренерлар алган.

Исламгали Минһаҗев хуҗалыкта кырык елдан артык эшли. Шуның 13 елын профсоюз комитетын җитәкли. Моннан тыш, хезмәтне саклау (бу өлкәдә дә республика ярышларында җиңүләре бар) һәм газ буенча да белгеч. Җитәкченең уң кулы, дисәк, ялгыш булмастыр. Чөнки Шәйдулла Сәлахов әйтүенчә, алар бар эшне бергә-бергә башкаралар.

– Профсоюз һәм хуҗалык дип аеру юк бездә. Бөтенесе бергә эшләнә. Ә башында хуҗалык җитәкчесе тора. “Хуҗалык җитәкчесе эшләсә, барысы да эшли – профсоюз оешмасы да, авыл советы да... Эшләмәсә, арбадан төшеп кала”. Мирбат Хәстиевның бу сүзләрен гомер онытмыйм, – ди Исламгали Минһаҗев. – Ә проф- союз комитеты булу бик кирәк. Ул халыкта ышаныч уята, яхшы эшләргә этәргеч бирә. 2017 елда гына да алты кеше, республика ярыш- лары җиңүчеләре, бушка “Кленовая гора” шифаханәсенә ял итәргә барды. 20 процент ташлама белән һәр профсоюз әгъзасына сәламәтлекләрен ныгыту өчен шифаханәгә юллама бирелә. Профсоюз оешмасының шундый уңай яклары бар. Күрше Балтач районында профсоюз оешмасын бетермәделәр. Безнең районда да аны торгызырга иде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International