Сөтле сыер асра

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Сөтле сыер асра

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, ди халык мәкале. Бу юлларны кәҗә хәтле дә сөт бирмәгән сигез сыер урынына, мул сөт бирә торган берне асра, дип укырга кирәк.

14 декабрьдә “Ватан” агрофирмасы ширкәте базасында үткән семинар–киңәшмәдә күп сөт бирә торган сыерлар булдыруга багышланган иде.

Семинар–киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, министрлыкның терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләр катнашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында хуҗалыкларда терлекчелектәге эшләрнең торышыннан канәгатьсезлек белдерде.

– Бездә әйбәт дип исәпләгән хуҗалыкларның да күрсәткечләре республика буенча артта, – диде ул. –Дәүләтнең ярдәме гаять зур, ә без шуңа лаеклы хезмәт белән җавап бирә алмыйбыз.

Район җитәкчесе терлекчелектәге эшләрне бик начар дип бәяләде. Болай дәвам итә алмый. Яңа елдан районның, һәр хуҗалыкның, терлекчелек буенча программасы эшли башлый. Анда нәрсә эшләргә кирәклеге пунктлап язылган. Артым алу буенча күрсәткечләр түбән. Һәркемгә ныклап эшләргә туры киләчәк.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов: “Без районда эшләгәндә Арча районы ирешкән уңышларга көнләшеп карый идек, – диде. – Бер ел–ел ярым эчендә районны алдынгылар рәтенә чыгарырга кирәк”. Базарда нәрсәгә сорау булачагын белмибез. Ашлык быел күп, әмма бәясе юк. Аны терлекчелек аша үткәреп кенә файда алып була. Күп сөт бирә торган сыерлар булдыру технологиясен үтәргә. Бер типтагы азыклар ашатырга, яхшы тәрбия һ.б.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Сирень Нигъмәтҗанов яхшы сыерлар булдыру технологиясен җентекләп аңлатты. Мәсәлән, 23 айлык тана беренче елны – 6593, икенче елны 8038 литр сөт биргән. 26 айлыгы күрсәткечләре 5832 һәм 6374 литр. Тана каплатканда 4 центнердан артык авырлыкта булырга тиеш. Ә моңа ирешү өчен яхшы тәрбия кирәк. Ике икең дүрт кебек, бик гади.

Семинарда экранда өч рәсем күрсәттеләр. Өчесендә дә бозауның ашказаны. Сөт кенә эчкән яки сөт эчеп, печән ашаганыныкы дөрес үсеш алмаган дип, аркылы–торкылы сызылган. Сөт эчкән һәм белгечләр престартер дип атаган азыклар катнашмасы (аксымлы–витаминлы өстәмәләр, кукуруз, арпа, түп, ясалма сөт, симәнке мае һ.б.) ашаган, су эчкән бозауның ашказаны дөрес формалаша һәм ул яшәргә, киләчәктә мул продукция бирергә сәләтле була.

Сусыз тору ачлыктан яманрак, ди белгечләр. Карынны гел юдырып тору өчен су кирәк. Бозау өченче көненнән башлап теләгән кадәр су эчәргә тиеш. Чиләктәге суны көнгә ике тапкыр алыштырырга, су җылы, чиста, үзең эчәрлек булсын!

Семинар–киңәшмәдә катнашучылар “Ватан” хуҗалыгының Пөшәңгәр фермасында таналар үстерү технологиясе белән таныштылар.

 

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International