16 декабрьдә Казанда «Яшь талантлар йолдызлыгы» IX Бөтенроссия музыкаль башкару бәйгесе үтте. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Самат Минһаҗев уңышлы чыгыш ясады. «Баян, аккордеон» номинациясендә ул II дәрәҗә лауреат исемен яулады (укытучысы Гайнуллин Булат Марсель улы).
Нәтиҗәле эше һәм укучыларны музыкаль-эстетик тәрбияләүгә, милли мәдәниятларны саклауга керткән зур өлеше өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Гайнуллин Б.М. Рәхмәт хатына лаек булды.