15 декабрьдә Йошкар-Олада «Милләтләр хәзинәсе» исемле Төбәкара фестиваль-бәйге узды. Фестивальдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары да актив катнашты.
«Аерым җыр» номинациясендә Хафизов Артур Газинур улы II дәрәҗә лауреат исемен алды.
«Халык уен кораллары» номинациясендә Гайнетдинов Альберт Сәләх улы II дәрәҗә лауреат исемен яулады.
«Халык уен кораллары» – ансамбльләр номинациясендә «Ятаган» фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов А.С.) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.