15–16 декабрьдәКазанның «Ливадия» шифаханәсендә Татарстан Республикасы эшләүче һәм укучы яшьләре үзешчән сәнгатенең XIII республика профсоюз фестивале булды. Анда мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Арча райкомы да актив катнашты, председателе Давлятшина Наилә Эдем кызы. Төрле номинацияләрдә Артур Хафизов, Дамир Гасыймов, Булат Сафиуллин, Рәдис Харисов, Сергей Михайличенко составындагы квинтет, «Затейники» фольклор уен кораллары ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Сәләх улы) катнаштылар. «Эстрада уен кораллары жанры» номинациясендә квинтет III урынга лаек булды.