«Forte- PIANO»

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

10 декабрьдә Казанда Э.Б.Литвинова исемендәге "Forte-PIANO" Республика яшь пианистлар бәйге-фестивале узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары да катнашты.
"Фортепиано" номинациясендә Алия Зиннәтова I дәрәҗә (укытучысы Баһаветдинова Әлфия Сәлимулла кызы), Йосыпова Раяна – III дәрәҗә лауреат (укытучысы Минһаҗева Ләйлә Мухан кызы), Камилә Кәримова – I дәрәҗә дипломант (укытучысы Галиева Кадирия Фоат кызы) исемнәрен яулады. 
Э.Б.Литвинова исемендәге "Forte-PIANO" Республика яшь пианистлар бәйге-фестиваленә әзерләүдәге югары һөнәри осталыклары өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Баһаветдинова Ә.С., Минһаҗева Л.М., Галиева К.Ф. Рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International