Балага өстәмә белем кирәкме?

2017 елның 22 декабре, җомга

Балага өстәмә белем кирәкме?

Арча районы Иҗтимагый советының чираттагы 27нче утырышында өстәмә белем бирү муниципаль учреждениеләре: Арча Укучылар сарае һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йортында балалар иҗатын үстерү буенча эшчәнлекләре турында сөйләштеләр. Аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты. Ул социаль объектларның халәтен, андагы эш барышын күзәтү, Иҗтимагый совет тарафыннан бәяләү максатында уздырыла.

Арча Укучылар сарае 6 юнәлеш буенча белем бирә: туристлык, фәнни, иҗади сәнгать, социаль-педагогик, физкультура-спорт, техник юнә- лешләр. 136 төркемдә 1919 бала белем ала. Шулардан 14е инвалид балалар. Аларны төрле бәйге һәм ярышларга йөртү өчен республика җитәкчелеге тарафыннан Укучылар сараена махсус җиһазландырылган автобус бирелде. Укучылар сарае авыр хәлле гаилә балалары, тәрбиягә авыр бирелә торган балалар белән ныгытып эшли. Берникадәр чыгымнарны каплау, күргәзмә әсбаплар, кирәкле җиһаз юнәтү өчен түләүле төркемнәр дә җыйганнар. Куйган максатларын чынга ашырып киләләр, укучылары төрле бәйгеләрдә җиңү яулап, Россия, хәтта халыкара күләмдә дә таныла. Тик үзләре генә башкара алмый, күп чыгымнар таләп итә торган хезмәтләр дә байтак. Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин утырышта, район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм булмасмы, дигән ният белән гозерен җиткерде. Укучылар сараена иҗади учреждение буларак, актлар залы, картинг түгәрәге өчен картодром кирәк. Биредә уңышлы эшләп килүче “Нур” балалар теле–радиостудиясенә заманча видеокамера һәм башка җиһазлар кирәклеге турында да сүз булды. Утырыштан соң әлеге проблемаларның чишелеш табасына өметләнә коллектив.

Яңа Кенәр балалар иҗат йортында, филиаллары белән санаганда, 983 бала өстәмә белем ала. Кызыксынучан, эзләнүчән педагоглар балаларның сәләтен үстерү өчен бар көчен куеп эшли. Биредә “Туган якны өйрәнү” музее да урнашкан һәм ул балаларга Яңа Кенәр тарихын өйрәнү өчен дә менә дигән чыганак! Зур күләмле проблемалары булмаса да, авыл җире өчен кечкенәсе дә зур булып кабул ителә. Берничәсе генә: бар күңелен биреп эшләүче педагогларның эш стажы педагогик стаж булып исәпләнми, белем бирү учреждениесен заманча җиһазлар белән тәэмин итү, яңа технологияләр булдыру, хәтта балаларны иҗади конкурс-ярышларга алып бару өчен дә финанс, транспорт кыенлыклары... Тик педагоглар балаларга сыйфатлы белем бирү өчен бар тырышлыгын эшкә җигә.

Утырышка кадәр Иҗтимагый советның эшче төркеме вәкилләре берничә көн дәвамында Арча Укучылар сараенда, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты һәм аларның авыл мәктәпләрендә урнашкан бүлекчәләрендә түгәрәкләрдә, дәресләрдә булып, тәрбия һәм белем бирү белән танышкан һәм бик канәгать, уңай фикердә калганнар. Бу хакта Иҗтимагый совет әгъзалары Илдус Сәгъдиев, Наил Габдрахманов, Сания Камалетдинова, Фатыйх Хәкимуллин, Вакыйф Харисов, Исрафил Насыйбуллин үз чыгышларында бәяләп үтте. Бүген шул турыда, күргәннәре, балаларның аң-белемен камилләштерү өчен нинди чаралар җитешмәве, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләштеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, мәктәп коллективларына, төрле бәйге һәм конкурсларда катнашып, грантлар отарга һәм шул акчаларны максатчан файдаланырга тәкъдим итте.

Өстәмә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге хакында Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниатуллин һәм Яңа Кенәр балалар иҗат йорты директоры Хәмбәл Зариповның чыгышларын тыңлаганнан соң һәм күргән, ишеткәннәрдән чыгып совет әгъзалары тарафыннан, белем бирү сыйфатын тагын да яхшыр-
ту, матди-техник базаны ныгыту буенча тәкъдимнәр кертелгән карар кабул ителде.

Аның белән сез тулырак районның рәсми сайтындагы Иҗтимагый Совет бүлегендә таныша аласыз.

Розалия Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International