Мошенниклар эштә
Бүгенге көндә бу төр җинаятьләр еш күзәтелә, кеше акчасын, әйберен алдалап алу юлы белән көн күрергә теләүчеләр җитәрлек. Алар тик тормый, җинаятьләрнең яңа схемаларын уйлап таба, банк карталарын, Интернет челтәрен, телефонны файдалана. Түбән бәядән товар тәкъдим итеп шалтыраталар һ.б. Гыйбрәтле хәлләр җитәрлек булуга карамастан, халык башкалар хатасын кабатлауны дәвам итә, алданалар, үз куллары белән биреп, акчадан колак кагалар.
Арча районында яшәүче Ш. быел ноябрь уртасында кәрәзле телефонына таныш булмаган номердан хәбәр ала, ул аның туганы дип таныштыра, 9500 сум акча биреп торуын үтенә, акчаны үзе шалтыраткан номерга күчерүне сорый. Сөйләшү вакытында Ш. шалтыратучының шәхесен ачыклый торган сораулар биреп тормый. Чыннан да туганы дип уйлап, 5000 сумны күчереп тә куя. Акча киткәч кенә алдануын аңлый, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Шулай ук безнең районныкы булган А. социаль челтәрдәге белдерү буенча товар алырга була. Мошенниклар аңа товарның почта белән җибәрелүен әйтәләр, акчаның бер өлешен күчерүне сорыйлар. Булмаган товар өчен 7000 сумны күчерә бу, ә товар һаман юк.
Мондый мисаллар күп. Һаман да бер үтенеч: уяу булыгыз, акчагызны күчергәнче яки биргәнче яхшылап уйлагыз, якыннарыгыз, танышларыгыз белән киңәшегез. Аларның киңәше ялгыш адымнан саклап калыр. Арзан дип Интернет аша товар алмагыз, бушлай сыр тәбедә генә була. Әгәр инде мошенниклар корбаны була калсагыз, тиз арада хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итегез. Бу башка кешеләрне, якыннарыгызны аларның корбаны булудан саклап калыр.
Р.Батталов,
Россия Эчке эшләр министрлыгы
Арча районы буенча бүлегенең сорау алу
төркеме җитәкчесе,
полиция майоры