Кабат урлаган өчен
Төбәк–Чокырча авылында яшәүче А.Лукоянов 2015 ел ахырында иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтып, быел кеше кыйнаган өчен тагын шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.
Әмма нәтиҗә ясамый, элеккечә яшәвен дәвам итә, эшләми, тагын караклык юлына баса. Октябрь ахырында бер шәхси эшмәкәрнең предприятиесеннән кәрәзле телефоннар өчен төрле аксессуарлар урлый.
Суд аны 10 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул җәзаны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.
Радик Хәбибуллин,
Арча районы прокурорының
өлкән ярдәмчесе,
юстиция киңәшчесе