Мылтык саткан
РФ Җинаять кодексының 222нче маддәсенең 4нче өлешендә сугышныкы булмаган ату коралын законсыз саткан өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
2017 елның сентябрь ахырында Үрнәк бистәсендә яшәүченең ике көпшәле ау мылтыгы сатуы, сатып алучының әлеге коралга ия булу хокукы юклыгы турында хәбәр алына.
54 яшьлек Илдар Шакирҗанов үз өендә элекке законлы иясеннән калган мылтыкны саклаган, билгеләнгән тәртиптәгечә хокук саклау органнарына тапшырмаган. Ул аны 500 сумга танышына саткан. Әлеге алыш–биреш 2015 ел ахырында булган.
Суд Шакирҗановны җинаять эшләүдә гаепле дип тапты һәм 200 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирде.