Якыннарыңны сөендер

2017 елның 22 декабре, җомга

Якыннарыңны сөендер

Изгелек... Бу турыда сүз чыкса, без күп очракта кемгәдер акчалата ярдәм күрсәтү яисә мохтаҗларга кием-салым белән булышу, өлкәннәр өчен концерт кую яки күчтәнәч бирү һәм башка шундый эшләрне күз алдына китерәбез. Әмма изгелек кылу бер алар белән генә чикләнми, ул киң мәгънәгә ия.

Кечкенә генә гамәлең белән дә өлкәннәрнең, әти-әниләрнең күңелен күрергә, изге зат булып аларның йөрәген яуларга мөмкин. Нәрсә ул, диярсез. Мәсәлән, газета-журналга яздыру. Хәзер вакытлы матбугатка язылу арзан түгел. Шунлыктан бу өлкәннәргә зур бүләк кенә түгел, чын изгелек кылу булыр иде.

Бер мисал гына китерәм. Беркөн редакциягә хатыны Мәрьям апа белән хезмәт ветераны Фәрхат ага Зыятов килеп керде. Хатлар бүлегенә алып килгән шигырен тапшырды да, ул тизрәк өенә ашыкты.

– Әйдә, тизрәк кайтыйк, газета-журналлар килгәндер, укыйсы бар, – диде ул хатынына һәм тиз-тиз атлап кайту юлына юнәлде.

Хәзер компьютер, телефоннан күзне алмыйча утыргач та, заманында бөтен кеше газета укый иде. Һәм ул өлкәннәр өчен гадәткә әверелгән. Шуңа алар акчалары җитмәү сәбәп- ле языла алмасалар, күп нәрсәдән мәхрүм калдым дип саныйлар.

Хәтерләсәгез, узган вакытлы матбугатка язылу чорында “Әти-әниеңне яздыр. Туганнарыңны яздыр” дигән акция игълан ителгән иде. Бик күп кеше аңа кушылды. Безнең районнан да җитәкчеләр, гади кешеләр дә әти-әниләрен, туганнарын, якыннарын, өлкән яшьтәгеләрне газета-журналларга яздырды һәм күпме кешене сөендерде. Бу хакта газетабыз битендә дә даими яктыртып бардык.

Бу юлы “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Вакытлы матбугатка язылу бүләк ит” дигән яңа акция игълан итте. Аны күп кенә республика җитәкчеләре шунда ук күтәреп тә алды. Бу юлы да безнең Арча районы читтә калмады. Иң беренчеләрдән булып аңа район башлыгы Илшат Нуриев кушылды. Ул өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче ун кешене газетага яздырды. Бу изге гамәле өчен рәхмәт сүзләренә лаек булды.

Ә мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Вакыйф Харисов ничә ел рәттән үз ветераннарын “Арча хәбәрләре” газетасына яздырып, аларга зур бүләк ясый.

– Кайсы кешенең хәле авыррак, пенсия акчасына гына яши, ярдәмгә мохтаҗ яки озак еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән – шуларны яздырам, – ди ул. – Башлангыч профсоюз оешмалары җитәкчеләре биргән исемлектән сайлап алам. Төрле кешеләрне. 2018 елның беренче яртыеллыгында 19 кеше район газетасын алдырачак. Ә профсоюз оешмасы чыгарган газеталар һәр 48 башлангыч профсоюз оешмасына киләчәк һәм һәр профсоюз әгъзасы укый алачак.

Бу акциягә һәрберебез кушыла ала. Әйдәгез, якыннарыбызны, газета-журнал укырга яратып та язылырга мөмкинлеге булмаган өлкәннәрне сөендерик. Изгелек эшләүнең әле берәүгә дә зыян китергәне юк. Онытмагыз, ул киләчәктә үзегезгә үк игелек булып кайтачак.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International