Электричкада – Яңа Кырлайга

2017 елның 22 декабре, җомга

Электричкада – Яңа Кырлайга

Арча ягы белән танышырга теләүче туристлар саны елдан–ел арта бара. Үзебезнекеләр генә түгел, чит илләрдән дә киләләр. Иң мөһиме, яратып китәләр. Моның өчен без беренче чиратта Тукаебызга рәхмәтле булсак, икенчедән яшәгән төбәгебез дә матурая, үсә, туристларга күрсәтерлек, мактанырлык урыннар күбәя.

Казаннан Арчага шәхси автомобильдә дә, автобус белән дә, электричкада да кайтырга мөмкин. Ә менә Арчадан Яңа Кырлайга бару проблемалырак. Чөнки автобуслар йөрми, юлда машина тотып юлга чыксаң, кайтасың искә төшә. Шәхси транспортлары булмаганнар өчен бу кыенлык тудырып килде.

Әмма һәр проблеманың чишелеше бар. Һәм моны “Содружество” акционерлык җәмгыяте уйлап тапкан. Нинди оешма соң ул? Шәһәр яны электр поездлары нәкъ менә алар карамагында. Әлеге мәсьәләнең чишелеше дә шуның белән бәйле. Әлеге оешма кызыклы һәм кызыксындыра торган программа тәкъдим итә.

– Электричка белән барып була торган һәр район, аның истәлекле урыннары белән танышу һәм туристларны таныштыру өчен эшләдек без аны. Иң беренче булып Арча районыннан башладык. Район башлыгы Илшат Нуриев белән элемтәгә чыктык, аның хәер-фатихасын алдык һәм уртак проект төзедек. Максатыбыз – Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена бару. Программа түбәндәгечә – Казаннан электричка белән Арчага кайтабыз, аннан автобус белән Яңа Кырлайга. Кире кайту да электричкада. Иртән 8 тулып 15 минутта Казан вокзалыннан китәләр, кич алтынчы яртыга шунда кайтып төшәләр. Юл, экскурсия, туклану өчен бердәм билет алына, – дип аңлатты “Содружество” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Азат Әхмәтшин. – Бу эшне беренче булып нәрсәдән башладык дип уйлыйсыз? Электричка белән йөргәнегез булса, игътибар итми калмагансыздыр, Казан–Кизнер электропоездының бер вагонын Арчага багышладык, аны Арчаның истәлекле урыннары төшерелгән күренешләр белән бизәдек. Безнең программа белән килешеп, Арчага экскурсиягә кайтырга теләк белдерүчеләр дә бар инде.

Әмма Азат Әхмәтшин бу маршрутны башта үзе сынап карарга булган. Беренче булып ике автобус белән үз хезмәткәрләрен алып кайткан. Ә чәршәмбе көнне журналистлар әлеге эз буенча Яңа Кырлайга юл алды. Аларга без дә иярдек.

– Безнең туристларга тәкъдим ителә торган үз программабыз бар, – диде Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы җитәкчесе Дамир Абдуллин. – Бу туристик маршрут хакында сөйләшү өч ай барды. “Кырлай” рестораны тукландыруны оештыра (иртән электричкага утырып китәр алдыннан һәр туристка шәхси “коры паек” та бирә). Арчадан автобус белән Яңа Кырлайга алып килүне, кире станциягә илтеп куюны Арча автотранспорт предприятиесе үз өстенә алды (дөрес, шундый шарт белән – төркем 25 кешедән дә ким булмаска тиеш). Ә безнең эш – музей белән таныштыру. Шулай дүртъяклы килешү төзелде.

Журналистларны иртән сәгать 10 тулганда электричкадан автобус белән каршы алдылар һәм Яңа Кырлайга юл тоттык. Биредә музей тәкъдим иткән программа буенча башта Сәгъди абзый йортында, зур үзгәреш кичергәннән һәм экспонатлар белән бае-
тылганнан соң күптән түгел генә ачылган Әхмәтхан йортында булдык. Экскурсияләр алып баручы Нурия Йосыфҗанова үзенә генә хас осталык белән Тукайның Кырлайдагы тормышы турында сөйләде, Әхмәтхан йортындагы экспонатлар белән таныштырды. Аннан “Кырлай” ресторанында комплекслы төшке аш тәкъдим иттеләр. Тәмле һәм туклыклы ризыклардан торган әбәт барысына да ошады. Рестораннан чыкканда туристларны җигелгән чаналар белән ике ат көтеп тора иде. Җилдертеп кенә авылны әйләнеп килдек.

Салкыннан кергәч Габдулла Тукай музеенда шундый рәхәт булып китте. Журналистлар Сөмбел Минһаҗева сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, экспонатларны бик озаклап, җентекләп карадылар. Экскурсиядән соң “Кырлай” дигән кинофильм күрсәтелде.

– Безгә бик ошады. Ту- ристлар да яратачак. Чит ил туристлары аеруча. Чөнки алар тарихи урыннар белән бәйле экскурсияләргә бик теләп йөриләр, – диделәр.

Электричкада һәм автобуста Казан–Арча–Яңа Кырлай–Арча–Казан туристик маршруты даими эшләячәк. Җәен футбол буенча дөнья чемпионатының Казанда үтәчәк матчларын карарга килгән чит ил туристларына да ул, һичшиксез, ошаячак.

Гөлсинә ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International